Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бикләнлеләрне «Былтыр кызы» спектакле белән сөендерделәр

Биклән авылы мәдәният йортында Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан халык театрының яшь артистлары куйган «Былтыр кызы» исемле спектакле белән башланып китте. Төп рольләрне оста итеп мәктәп укучылары Ринас Сәйфуллин, Ингель Мөхәммәдиев, Алинә Әбделманова, Айсылу Хәсәнова башкардылар. Икенче бүлектә зур концерт булды. Мәктәп укучылары Данил Сәйфуллин, шулай ук V сыйныф укучылары, Айсылу Исрафилова,...

Биклән авылы мәдәният йортында Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан халык театрының яшь артистлары куйган «Былтыр кызы» исемле спектакле белән башланып китте. Төп рольләрне оста итеп мәктәп укучылары Ринас Сәйфуллин, Ингель Мөхәммәдиев, Алинә Әбделманова, Айсылу Хәсәнова башкардылар. Икенче бүлектә зур концерт булды. Мәктәп укучылары Данил Сәйфуллин, шулай ук V сыйныф укучылары, Айсылу Исрафилова, Гөлнара Зыятдинова, Илгизәр Мостафин, Илназ Шәмсетдинов, Рузилә һәм Сергей Костиннар әниләргә багышлап үзләренең иң матур җырларын башкардылар. Мирза Гыймадиев үзе гармунда уйнап җырлады. «Шатлык» коллективы, «Сәйлән» хатын-кызлар ансамбле татар халык җырлары белән халыкны таң калдырдылар. Бәйрәм гармунчылар ансамбле белән дәвам итте, оста итеп уйнаучылар рәтендә Рамил Гыйбадуллин, Илдус Абдуллин, Рамил Бәдретдинов, Мирза Гыймадиев булды. Фирая Гарипова исә үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды.
Сергей Костин җыр барышында чәчәкләр бүләк иткәндә, барлык залдагы апа-әниләрнең күзләре чыланды. Концертыбыз яшь егетләр ансамбле башкаруындагы җырлы-биюле тамашасы белән төгәлләнде. Халык бик канәгать калды. Рәхмәт барлык катнашучыларга һәм оештыручыларга, дип хәбәр итте безгә авыл халкы исеменнән Гыймадиевлар гаиләсе.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X