Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Безнең халык ансамбльләре “Буран әбиләре” белән ярыша аламы?

Шушы көннәрдә республикабызның Биектау районында "Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклоры фестивале узды. Анда районыбызның Биклән ветераннары "Хәтфә" коллективы "Иң яхшы фольклор хореографик коллектив" номинациясендә җиңү яулап кайтты.

Республиканың 20 районыннан килгән коллективлар арасында иң яхшы дип танылу җиңел эш түгел, әлбәттә, бу иҗади эзләнү, аерым әзерлек нәтиҗәсе. "Хәтфә"леләрнең уңыш сере нәрсәдә соң? Шуны ачыклау һәм әлеге фестиваль турында сөйләшү өчен коллективның җитәкчесе, Биклән мәдәният йорты директоры Розалия Гәрәева белән очрашып алдым.

- Фестиваль ике көн барды. Беренче көнне "Аулак өй" күренешен тәкъдим иттек. Анда чабата үрү, ярма яру кебек онытылып килүче һәм хәзер дә авылларыбызда яшәп килгән шөгыльләр - май язу, йон эрләү, чигү-бәйләү күренешләрен күрсәттек, - дип сөйләде ул.

Чыгышлар тальян гармунга ияреп башкарган халык җырлары, биюләр, табышмак, мөнәҗәт әйтү белән үрелеп бара. Жюри Розалия Гәрәеваның күтәртмәле чабата биюен, Рәшит Тимергалинның карт биюен югары бәяләгән.

- Чыгышларның оригинальлегенә аерым игътибар бирелде, - ди Розалия ханым.

Икенче көнне коллективларга чыгыш ясау өчен өч минут вакыт бүленә. Анда инде "Кичке уен" күренешен тәкъдим итәләр. Тальянчылар - Илдус Абдуллин һәм Рәшит Тимергалин янына җырчылар, биючеләр җыела. Алар кичке уенда халык җырларын башкара, түгәрәк уен уйныйлар.

Коллектив, гомумән, үзенең һәр чыгышында татар халкының борынгы гадәт-йолаларын күрсәтергә тырыша. Костюмнар һәм сәхнәдәге реквизитларны да халык арасыннан эзләп алалар. Хатын-кызлар башындагы "француз" яулыклар, чигешле бәбәй итәкле күлмәкләр, биюче картның асылма төпле ыштаны, җиләне дә, борынгы җиз таз, ярма яручы кул тегермәне - коллектив чыгышларының аерым бизәге. Борынгы кием-салым, көнкүреш кирәк-ярагы, халык җыр-бию үрнәкләре белән бергә коллективны кабатланмас, үзенчәлекле иткән нәрсә - ул аның тынгы белмәс, елларга баш бирмәс, җыр-биюгә, сәхнәгә гашыйк үзешчән артистлары. Сугыш ветераны Мөнирә Бәхтегәрәевага, я, кем генә сокланмас! "Күңелең яшь булса, картаюны белмисең икән ул," - ди, утны-суны кичкән, курку белмәс ханым. Олы яшьтә булса да сәхнәдән төшми. Татар җыры фронтта фашист илбасарларын җиңәргә көч бирде, шөкер, хәзер дә җырлап яшим, ди ул. Мөнирә апа кебек горурланырлык тормыш юлы узган, батырлык үрнәге булган затларның чыгышлары - яшьләр өчен күркәм үрнәк. Илдус һәм Фәния Абдуллиннар ансамбльга парлап йөри. Илдус абый тальянда, курайда өздереп уйный, җәмәгате белән матур итеп җырлыйлар. Коллективның калган башкаручылары да Мәрьям Мостафина, Наилә Никитина, Римма Нургалиева, Асия Фазуллина, Саимә Хөсәенова, Шәргыя Әхмәтова - хезмәттә хөрмәт казанган, хәзер лаеклы ялда булуга карамастан, җәмәгать тормышында кайнап яшәүче өлкәннәребез. Алар халык җәүһәрләрен бөртекләп җыю, яшь буынга җиткерүгә, милли мирасны саклауга үзләренең лаеклы өлешләрен кертә.

Реклама

"Хәтфә" коллективы төрле чараларга чакырулы. Быел алар Яр Чаллы Сабан туенда оештырылган авыл өе күренешендә кунакларны каршылады, шәһәр музеенда чыгыш ясадылар. "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалындагы "Аулак өй" тапшыруында катнашырга әзерләнәләр, "Шома бас" бию фестиваленә чакыру алганнар.

Мондый сәфәрләр үз чиратында билгеле бер финанс чыгымнарын таләп итә. Әлеге максатка бүлеп куелган акчалар юк. Шунлыктан сәфәргә барырга аларны төрле юллар белән эзлиләр. Фестивальдә катнашу өчен автобусны район хакимиятеннән биргәннәр, авыл эшмәкәре Римма Крицкая азык-төлек, эчә торган су белән тәэмин иткән. "Хәтфә"леләр аларга рәхмәтләрен белдерә.

"Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклоры фестивалендә "Хәтфә" коллективының җиңүе уңаеннан район фольклор коллективларының эшчәнлеге турында район мәдәният бүлеге мөдире Алсу Җаббарованың фикерен белештем.

- Бикләнлеләрне бу җиңүләре белән чын күңелдән тәбриклим, ул безне, районыбыз мәдәният хезмәткәрләрен, тагын да рухландырып җибәрде. Аларны бу фестивальдә катнашырга үгетләгәндә урын алып кайтасыларында шигем юк иде. Киләчәктә дә тамашачыларны матур чыгышлары белән куандырырлар дип ышанам, - дип башлады ул сүзен.

- Сез миннән безнең фольклор коллективлары киң танылган "Буран әбиләре" уңышын кабатлый аламы дип сорыйсыз. Бу сорауга, һичшиксез, җавап бирә алам, аларның һәммәсенең мондый мөмкинлекләре бар, дип исәплим. Бары тик фольклор коллективлары белән бу юнәлештә максатчан эшләргә, сата белергә кирәк. Гаҗәпләнмәгез, нәкъ менә күрсәтә, сата белергә кирәк. "Буран әби"ләренең уңышы әнә шуннан дип саныйм.

Фольклор ансамбльләребез - районыбызның визит карточкасы, алар - безнең горурлыгыбыз. Кече Шилнәдә иҗат итүче Арби Велидов җитәкчелегендәге "Сударушка" халык фольклор коллективы шушы җирлеккә генә хас борынгы рус җырларын башкара һәм алар бөтен Россия күләмендә ишеттерелүгә лаек. Бәткедәге "Ладушка" рус халык фольклор коллективы (җитәкчесе Марина Орлова) үзенә бик матур итеп балалар, оныкларны тартып килә. Халык йолалары әнә шулай буыннан-буынга күчә. Бу бик отышлы тәрбия чарасы да, дим мин. Мәләкәс, Борды авылларында оешкан "Питрау", "Борды" керәшен халык ансамбльләре бу көннәрдә Мәләкәстә, Мамадыш районы Җөри авылында узган Питрау бәйрәмнәрендә уңышлы чыгыш ясады. Аларны Людмила Адамова, Рафик Дәминов җитәкли. Иҗади мөмкинлекләре зур, ярдәм итеп торганда алар тагын да үсәр дип саныйм. Шунысын да әйтергә кирәк: халык ансамбльләребезне Яр Чаллы һәм республика күләмендә үткән башка чараларга да еш чакыралар. Аларга ихтыяҗ зур. Халык үзенең чишмә башына кайтырга омтыла. "Буран әбиләре" шуның ачык бер мисалы. "Районыбыз горурлыгы булган тагын бер халык ансамбле - Күзкәйнең "Әллүки" коллективы. Хәзер анда Рафис Хәсәнов җитәкче итеп билгеләнде. Көз көне яңа хореограф килергә тиеш. Бу - коллективның иҗатын яңа баскычка күтәрергә ярдәм итәр дип ышанам. Кыскасы, районыбызның халык фольклор коллективлары белән алга таба җитди эшләргә ниятлибез. Уй-хыяллар шактый. Аларның иң зурысы - шушы коллективлар белән чит илдә чыгыш ясау, үзебезне таныту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар Фольклоры фестивале татар фольклоры фольклор мђдђният

2
X