Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Без бергә булганда

Күптән түгел Яр Чаллы шәһәрендә "Талантлар планетасы" балалар иҗатын үстерү фонды тарафыннан оештырылган "Без бергә булганда" Халыкара балалар конкурс-фестивале узды. Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән мәртәбәле жюри игътибарына иҗат коллективлары үзләренең иң яхшы чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Районыбыз данын әлеге конкурста иҗат мәктәбе укучылары һәм укытучылары яклады. "Инструменталь жанр" номинациясендә Виктор Бондарев җитәкчелегендәге "Свирелька" балалар фольклор ансамбле (Глеб Колосов, Юлия Маркелова, Камилә Сәлимова, Кирилл Заика, Диана Якупова, Дима Халитов, Вадим Гусев) уңышлы чыгыш ясап, кубок, I дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды һәм Санкт-Петербургта узачак "Талант канатларында" Бөтенроссия конкурсына чакыру алды. Укучыларының шундый югары дәрәҗәдәге чыгышын әзерли алган ансамбльнең җитәкчесенә "Иң яхшы укытучы" дипломы тапшырылды. Раиф Хәбибуллин җитәкчелегендәге "Мирас" укытучылар ансамбле (аның составында - Вера Сәлимова, Лилия Мөхәммәтҗанова, Светлана Колесова, Вера Фокина) шул ук номинациядә чыгыш ясап, I дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. "Задоринки" хореографик ансамбле (җитәкчесе - Галина Щелконогова) II дәрәҗә диплом һәм "Талантлар планетасы" фондының җәйге программаларында катнашу хокукын яулады.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният