Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Башваткыч” уены күңелле узды

Казаклар авылында үзенчәлекле "Башваткыч" уены уздырдык. Уенчылар - авылыбызның иң мөхтәрәм хатын-кызлары: хезмәт ветераннары Нәсия Гарипова, Рәмзия Ямалетдинова һәм Фәйрүзә Сираҗетдинова. Бу матур һәм үзенчәлекле бәйрәмгә бик тырышып әзерләндек. Җаваплар язу өчен таблица ясалды, залны бәйрәмчә бизәдек. Мондый уенны әле беренче генә үткәргәнгә, башта бик куркытты да, уен барышында каушатты...

Казаклар авылында үзенчәлекле "Башваткыч" уены уздырдык. Уенчылар - авылыбызның иң мөхтәрәм хатын-кызлары: хезмәт ветераннары Нәсия Гарипова, Рәмзия Ямалетдинова һәм Фәйрүзә Сираҗетдинова. Бу матур һәм үзенчәлекле бәйрәмгә бик тырышып әзерләндек. Җаваплар язу өчен таблица ясалды, залны бәйрәмчә бизәдек. Мондый уенны әле беренче генә үткәргәнгә, башта бик куркытты да, уен барышында каушатты да. Ләкин катнашучыларның яхшы әзерлекле, белемле булуы тамашаны тиешле югарылыкта уздырырга ярдәм итте.

Бәйгебез сәламләү сүзләре һәм уенда катнашучылар белән таныштырудан башланды. "Башваткыч"ның сораулары хатын-кызлар бәйрәмен күз алдында тотып төзелгән иде. Безнең үтенеч буенча, аны ветеран укытучы Зәкия апа Шәмсетдинова төзеде. Бәйрәмебезгә автор үзе дә кунак булып килде.

Уенда катнашучылар бәйге алдыннан бик дулкынлансалар да, чара барышында югалып калмадылар, башваткыч сорауларына бик җитез һәм дөрес җаваплар бирделәр. Өлкән яшьтәге уенчыларыбыз танылган хатын-кыз милләттәшләребезне - җырчы, артист, композитор, спортчы булган гүзәл затларыбызны яхшы беләләр булып чыкты. Татар милли ризыкларын һәм биюен, чәчәк һәм җимеш исемнәрен дөрес атау да авыр булмады аларга. "Мәҗнүннең сөйгән кызын" һәм "Хәмдүнәнең кияүгә барырга теләгән егетен" табу, табышмаклар чишү, концерт номерлары уенны тагын да җанландырып җибәрде. Залда утыручы тамашачылар уенчыларның һәр җавабын кул чабып алкышладылар. Бары бер сорауга гына җавапны тамашачы тапты. Уенчыларның җаваплары стенадагы таблицага языла барды. Иң соңгы сорауга җавап булган "Афәрин" сүзе уенчыларыбызга мактау сүзе булып та яңгырады.

Реклама

Менә чараның иң дулкындыргыч минутлары җитте. Кем күпме очко җыйган, кем җиңүче? Уенда өченче урынны Фәйрүзә Сираҗетдинова яулады. Ә менә Рәмзия һәм Нәсия апалар икесе дә 13әр очко җыйган булып чыкты. Төп җинүчене билгеләү биш табышмак чишү юлы белән билгеләнде. Нәтиҗәдә Гарипова Нәсия апа "Башваткыч" уенының төп җинүчесе булды.

Уенчыларга, авторга, актив тамашачыга истәлекле бүләкләр тапшырдык. Үзенчәлекле бәйрәм тамашасы һәркемнең күңеленә хуш килде һәм татар көйләренә биюләр белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният

2
X