Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Айдар Хөсәенов курайчыларның IV республика бәйгесендә гран-прига лаек булды

Чаллыда шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае бинасында танылган курайчы Инбер Вагыйз улы Шәфыйков истәлегенә багышланган «Моңлы курай» IV республикакүләм курайчылар бәйгесе узды. Сүз уңаеннан, Инбер Шәфыйков - гомеренең 30 елын сәхнәгә багышлап, татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән, заманында «Чулман» ансамблен җитәкләгән танылган курайчы. Бәйгедә республикабызның төрле шәһәрләреннән һәм...

Чаллыда шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае бинасында танылган курайчы Инбер Вагыйз улы Шәфыйков истәлегенә багышланган «Моңлы курай» IV республикакүләм курайчылар бәйгесе узды. Сүз уңаеннан, Инбер Шәфыйков - гомеренең 30 елын сәхнәгә багышлап, татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән, заманында «Чулман» ансамблен җитәкләгән танылган курайчы.

Бәйгедә республикабызның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән талантлы балалар чыгыш ясады. Районыбыз данын әлеге мәртәбәле бәйгедә Мус.Завод авылында һәм «Татарстан» совхозы поселогында шөгыльләнүче балалар яклады. Курайда искиткеч уйнавы белән Айдар Хөсәенов жюрины таң калдырды һәм гран-прига лаек булды. Курайчылар ансамбле Миләүшә Хәкимова, Милена Хәкимова, Айнур Шакирҗанов, Айдар Хөсәенов I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. Балаларның остазы - Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Рафик Дәминов.

Район балалар сәнгать мәктәбенең «Татарстан» совхозы поселогы филиалында шөгыльләнүче Тимур Баев III дәрәҗә Дипломга лаек булды. Курайчылар конкурсында катнашучылар дипломы белән Камил Сәйфетдинов һәм Азалия Вәлиева бүләкләнделәр. Балаларның укытучысы - Азамат Аккубеков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният бәйге курай