Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Авыл халкына актив ял кирәк

Мәдәният елы уңаеннан район иҗтимагый советы районда социаль-культура мониторингы үткәрде, ягъни «Авылның мәдәни тормышы» дигән темага халыктан анкета тутырттырды. Сораштыруда 16 яшьтән башлап 206 ир-ат, 344 хатын-кыз катнашты. Анкетадагы җаваплардан күренгәнчә, авылда яшәүчеләрнең 16,6 проценты мәдәниятне матди һәм рухи байлык, 29,4 проценты тәрбиялелек дип санаган. Респондентларның 13 проценты «мәдәният» төшенчәсен...

Мәдәният елы уңаеннан район иҗтимагый советы районда социаль-культура мониторингы үткәрде, ягъни «Авылның мәдәни тормышы» дигән темага халыктан анкета тутырттырды. Сораштыруда 16 яшьтән башлап 206 ир-ат, 344 хатын-кыз катнашты. Анкетадагы җаваплардан күренгәнчә, авылда яшәүчеләрнең 16,6 проценты мәдәниятне матди һәм рухи байлык, 29,4 проценты тәрбиялелек дип санаган. Респондентларның 13 проценты «мәдәният» төшенчәсен укымышлылык, эчке халәт, әхлаклылык белән тәңгәлләштергән. 10,8 процент җәмгыятьтә үз-үзеңне тота белү, дигән. Ә сораштыручыларның 17 проценты бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмаган. 16 яшьлек ике кыз исә «мәдәният» сүзенең грек теленнән төгәл тәрҗемәсен әйтеп биргән. Мәдәни өлкәдәге проблемалардан исә халык авылдагы эчүчелекне, эш урыннары җитмәүне, белгечләр булмау аркасында балалар һәм яшьләр өчен түгәрәкләр, клублар оештырылмауны, мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасы начар булуны әйткән. Шунысы кызыклы һәм мөһим - сораштыруда катнашучыларның 85 процентына бүген актив ял кирәк. Һәм алар моны авыллардагы мәдәният хезмәткәрләреннән көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев