Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Алдыма куйган максатларыма ирешермен дип ышанам», – ди Алия Шәйхразиева

Мин районыбызда яшәгән һәм яраткан шөгыльләренә тугры калып, максатларына кыю баручы кешеләрне очраткач, үземне хәзинәгә тап булгандай хис итәм. Шундый танышларым арасында яшьләр булса, бигрәк тә күңелле. Ни өчен дигәндә, алар безнең киләчәгебез - янып-дәртләнеп яшәүне хуп күрәләр, якты уй-хыяллар, матур планнар кора беләләр. Мәләкәс авылында талантлы кыз Алия Шәйхразиева...

- Үзем мин тумышым белән Чаллы кызы. Башлангыч һәм урта сыйныфларны шәһәрнең 44нче мәктәбендә укыдым. Аннары исә без авылга күченеп кайттык. Бүгенге көндә Мәләкәс мәктәбенең X сыйныфында белем алам, - дип сөйләп китте миңа Алия.
- Музыка белән кайчан мавыга башладың? Нәрсәләр белән кызыксынасың? Беренче чыгышыңны хәтерлисеңме? - дип сорыйм кыздан.
- Музыка белән 4 яшемнән шөгыльләнәм. Аннан тыш, чит телләр өйрәнү белән мәшгульмен. Ә музыкага, җырга сәләтем әниемнән күчкәндер миңа. Ул үзе дә музыкага мөкиббән кеше. Бүгенге көндә «Тамчыкай» балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли.
«Балкыш» районкүләм фестивалендә мин кечкенәдән үк катнашып килдем. Беренче җиңүем дә нәкъ «Балкыш»та булды. Әлеге фестиваль миндә сәхнәгә мәхәббәт уятты, каушамаска, кыю булырга өйрәндем. Музыкаль конкурслардан тыш мин матурлык һәм яшь талантлар конкурсларында да гел катнашып киләм. Әйтик, «Чаллы шәһәренең «Кечкенә мисс - 2009» бәйгесендә катнашып, мин «Мисс талант» номинациясендә җиңүче булдым. 2013 елда «Арт-Каприз» мода-театр студиясен тәмамладым.
- Җыр-музыка өлкәсендә остазларың кем? Җыр авторлары кемнәр, клип төшерү идеясе кайдан килде?
- Миңа 6 яшь чагында без педагог Тамара Селиванова янына бардык. Ул безне бик җылы кабул итте. Миндә җырчы сәләтен күрде. Бүгенге көнгә кадәр мин аның белән эшлим, шуннан бирле ныклап шөгыльләнәм дип әйтә алам. Моннан тыш, татар җырларын җанга үтеп керерлек итеп җырларга икенче педагогым - Ләйсән Уразаева дәресләрендә өйрәнәм.
Клиплар төшереп карау идеясен әтием тәкъдим итте. Әлеге хыялымны тормышка ашырырга танылган продюссерлык үзәге булышты. Бүген минем ике клибым дөнья күрде: «Ак чәчәкле алмагачлар» һәм «Мин яраткан кебек ярат» җырлары. Киләчәктә шулай ук җырлар яздырырга, клиплар төшерергә ниятебез бар.
- Уйларың бик җитди, Алия. Чыгарылыш сыйныф укучысы буларак, алга таба планнарың нинди? Уку белән яраткан шөгылеңне ничек берләштерергә җитешәсең? Укытучыларың бу хакта нинди фикердә?
- Чыннан да, уку буенча иң авыр, җаваплы елларым. Мәктәптә без тулы куәттә бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәбез. Ләкин минем музыкага булган мәхәббәтем укуга берничек тә комачауламый. Икесенә дә җитешергә тырышам. Болардан тыш, әле актив тормыш та алып барам. Районкүләм конкурсларда гына түгел, шәһәр сәхнәләрендә дә үземне күрсәтәсем килә. Укытучыларым минем мавыгуым турында беләләр, алай каршы килмиләр. Ә хыялым - медицина университетына кереп, киләчәктә табиб булу.
- Уңышлар сиңа, Алия! Барлык хыялларың да тормышка ашсын.
P.S. Райондашыбыз Алия Шәйхразиеваның музыкаль клипларын «Якты юл» газетасының Вконтакте (vk.com/club54482574 ) рәсми төркеменнән карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең яшьләр