Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Йорт бүлүгә барып җиттеләр

Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә. 

Әнис белән Әнисә яратышып өйләнешәләр. Икесе дә бер авылдан. Егет эшкә унган-булган. Юклык вакыт булса да Әниснең гаиләсе аягында нык тора, сыер асрый. Дөрес, Әниснең әнисе генә исән-сау, әтиләре юк. Сыерны тоту, нигездә, Әнис өстендә. Каерып печәнен чаба, алып кайтырга техника сорап та кешегә ялынып йөрми. Мичкә утын яккан вакытлар, Әнис анысын да таба. Кыскасы, барлык белән яшиләр.
Әнисәне бәлки менә шушы яклар да кызыктыргандыр. Шуңа өстәп, Әнис үзе дә чегән егете кебек матур, гашыйк булмаслык түгел.
Өйләнешеп кайнана белән яши башлыйлар. Өч балалары туа. Кайнана гына әле малаеның, әле килененең гаебен таба. Югыйсә, маллар да тоталар, кош-корт асрыйлар, әбигә генә һаман нидер ошамый. Хәтта балаларыннан ризыкларны яшерүгә кадәр барып җитә. «Минем тынычлыкта яшисем килә, үз өлешемне бүлеп бирегез», – дип, улын судка бирә. Малаеннан тыш, әбинең ике кызы да була. 
Суд барлык мөлкәтне алты кешегә бүләргә дигән карар чыгара. Хәтта кош-кортлар, маллар бүленә. Кайнана өйнең кече ягына урнаша, аерым ишектән йори. Ә Әнис белән Әнисә үзләренә тигән өлешкә янкорма ясыйлар, өч балалары белән шунда яшиләр. Шунысы яхшы, ир белән хатын бер яклы булалар, аерылышуга барып җитмиләр. Ә менә олы улы Шамилнең хатынын, төрлечә битәрләп, аеруга барып җиткән була инде ул.
Еллар үтә. Кайнана үзенә бүлеп биргән малны кызларына бирә. Нык вакытында бер кызыннан икенчесенә кунакка йөри. Йөри алмый башлагач судка биргән малаеның тупсасына кайтып егыла. «Әшәке» килене, «тынгы бирмәгән» улы урын өстендә калган ананы тәрбия итәләр. Усал кайнана «усал килен» кулында жан бирә. Аны улы Әнис һәм килене кадер-хөрмәт күрсәтеп соңгы юлга озаталар.
Хәзер инде Әнис белән Әнисә дә бакыйлыкка күчте. Алар урын остендә ятмыйча, үз аякларында килеш, балаларны да, үзләрен дә җәфаламыйча тыныч кына китеп бардылар.

Ләйсирә Сәхибҗанова. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X