Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Йомырка уйдырмалары

Йомырка турында төрле уйдырмалар шактый. Аларга ачыклык кертеп карыйк.

Вак йомырка эресеннән файдалырак. Яшь тавык ваграк йомырка сала. Дөрес, мондые икенче категориягә керә. Файдасы буенча исә бернинди аерма юк.

Көрән йомырка агыннан файдалырак. Ак йомырканы - ак, ә кызылын чуар тавык сала. Аерма шунда гына. Ә составы икесенең дә бер. Көрән йомырка, гадәттә, эрерәк була. Анда кан төере дә зуррак булырга мөмкин.

Сарысы куерак булганы тәмлерәк һәм файдалырак. Кошчылык фабрикаларында тавыкларның азык балансын сакларга тырышалар, анда катнаш ризыкка өстенлек бирелә. Сарыга куе төс бирә торган каротин катнаш ризыкта азрак булырга мөмкин. Өй тавыгы каротинны җәен яшел үләннән ала. Шуңа җәен йомырка сарысы матуррак төстә.

Суыткыч ишегендә йомырка саклый торган контейнер булса да, анда йомырка сакламагыз. Йомырканы махсус контейнерда очлы башын аска каратып тезеп тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев