Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Яз – тукайлыларның бакча эшләрен башлап җибәрер чагы

Бакчачыларга эш башларга вакыт җитте. Югыйсә кайбер яшелчә һәм чәчәк культураларын үсентегә чәчәргә соңга калулары ихтимал.

Башта иске орлыкларны тикшереп чыгарга, җитмәгәннәрен сатып алырга кирәк. Орлык сатып алганда пакетларның маркировкасына игътибар итегез, чөнки ул орлыклар турында тулы мәгълүматлар бирергә тиеш: культураның исеме, сортының атамасы, орлыкларның күләме, шыту сәләте (процентларда), партия номеры һәм яраклылык вакыты күрсәтелә. Орлыкларның яраклылык вакыты сигез айдан артык булмаска тиеш.

Аларның шыту сәләте 2-10 ел сакланса да, табигый ки, ул елдан-ел кими бара.

Кайвакыт орлык пакетларында F1 билгесен күрергә мөмкин. Ул орлыкларның сортлы түгел, гибрид булуын күрсәтә. Алар ике сортны кушудан алынган һәм, табигать кануны буенча, югары яшәү сәләтенә ия. Бу орлыклардан чыккан үсемлекләр чыдам була, тиз үсәләр һәм югары уңыш бирәләр. Әмма гибрид үсемлекләрдән орлык алырга ярамый.

Икенче гибрид буын (F2) күптөрле үсемлекләр бирә, алар арасында бертөрлеләрне очратмассың.

Орлыкларны чәчәр алдыннан, гөмбә авыруларын кисәтү өчен марганцовка белән эшкәртәләр. 1 литр суга 1 грамм марганцовка алына. Орлыкларны шушы эремәдә 20-25 минут тотканнан соң, юарга һәм чәчәргә мөмкин. Әгәр кул астында марганцовка булмаса, түбәндәге киңәштән файдаланыгыз: алоэ яфрагын 2-4 көн суыткычта тотыгыз да, аннан алынган суны бергә-бер нисбәтендә суга кушыгыз. Яшелчә һәм чәчәк орлыкларын шул катнашмада 5-6 сәгать тотыгыз. Алоэ суы орлыкларны йогышлы авырулардан да коткара, үсешен дә көчәйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачы бакча эшләре