Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Workout белән шөгыльләнү көчлелекне арттыра

Воркаут - массакүләм физкультура күнегүләре башкаруның бер төре. Икенче төрле аны урам күнегүләре, урам фитнесы дип тә атап була. Әлеге күнегүләр белән безнең райондашларыбыз да бик теләп шөгыльләнә. Бу спорт белән мавыгучы егетләрне табып, алар белән әңгәмә кордым.

Воркаут белән спорт мәйданчыкларында, турникларда, борысларда, горизонталь баскычларда һәм башка конструкцияләрдә шөгыльләнәләр икән. Кайвакытларда воркаутны спорт төренең бер юнәлеше буларак кабул итмәкчеләр, ләкин безнең илдә ул әлегә рәсми рәвештә спорт төре буларак теркәлмәгән. Воркаут белән 3 елдан артык шөгыльләнүче Иске Дөреш авылы егете Рәмзил Хәлиуллин менә болай ди:
- Воркаут минем өчен яшәү рәвешенә әйләнеп китә алды, моны кешеләрне кызыктыра алырлык тагын бер ысул буларак та кабул итәм. Шөгыльләнү өчен махсус урын юк, анысы хак. Ләкин моңа карамастан, җәй көне спорт мәйданчыкларының булуы ярдәм итә, өйдә дә, мәктәптә дә нинди дә булса күнегүләр эшләп карарга тырышам. Авыр дигән күнегүләрне бер ай эчендә үзләштерәм, аларны дусларым белән интернет аша карап беләбез.
Воркаут, чынлап та, махсус спорт залларының яисә кыйбатлы спорт инвентареның булуын таләп итми. Фитнес үзәкләргә йөрү, спорт җиһазлары белән тәэмин ителү - боларның берсе дә кирәк түгел. Күнегүләр өчен урамда булган теләсә нәрсә ярдәмгә килә ала икән. Мәсәлән, урындык, өстәл, бордюр яисә үсеп утыра торган агачларны да файдаланырга мөмкин.
Рәмзил әйтүенчә, бер принцип кына үтәлергә тиеш: үзең өйрән һәм кешене өйрәт. Воркаут буенча күнегүләрне башлау өчен бары тик теләк, дәрт һәм максатың булу гына кирәк.
Рәмзил белән сөйләшүебезне дәвам итәбез.
- 3 ел шөгыльләнәм, көчем гел артып тора. Аллага шөкер, энергиям бар, - ди егет миңа. - Моннан тыш әле Сарман аграр көллиятендә технолог белгечлеге буенча укып та йөрим. Укыйм да, буш вакытымны яраткан шөгыльләремә багышлыйм. Алар минем шактый. Актив тормыш алып барырга яратам, сәламәт яшәү рәвеше яклы мин, - диде ул.
Рәмзил Сарманда тулай торакта яши икән. Анда спорт залы булмау сәбәпле, воркаутның элементларын бүлмәдә дуслары белән өйрәнә. Теләнче Тамак авылы егете Максим Шәрипов та воркаут белән мавыгып киткән.
- Максим белән көллияттә воркаутның яңа алымнарын өйрәнәбез. Үзебезне фотога, видеога төшереп торуларын да сорыйбыз. Аннары исә карап, нинди хаталар чыккан, тагын нишләп була - шуларны барлыйбыз, - дип аңлата Рәмзил.
Рәмзил воркаут буенча Казанда үткән ярышларга (Беренче шәһәрләр кубогы «Street Workout - 2013»), мәсәлән, шулай ук воркаутер - Круглое Поле егете Артем Белов белән булып кайтканнар. Сүз арты сүз чыгып, Рәмзил воркаутның төрле юнәлешләр булуын да әйтте.
- Мин һәрвакыт үз өстемдә эшлим. Авыр элементларны да үзем эшләргә тырышам. Команда җыю өчен, көчле егетләрнең булуы мөһим. Шуңа да мин болай дип әйтә алам: кем кызыксына, кемнең көчле буласы килә, актив тормыш алып барырга тели - воркаут белән шөгыльләнегез. Башта авыр булса да, аннары кереп китәсең, - дип сөйли егет.
Воркаут белән районыбыз егетләре актив шөгыльләнә дип әйтергә нигез бар. Бу күнегүләр Теләнче Тамак, Калмия, Мусабай-Завод авылларында, Круглое Поле поселогында алып барыла. Яшьләр тренерлар белән дә, үзлектән дә өйрәнәләр. Әйтик, Мус-Заводта тренер Файсал Кәлимуллинда шөгыльләнүче Камилә Вилданова исемле кыз турникта 15 тапкыр күтәрелә ала икән! Кайбер егетләр 3-4 тапкыр яисә, гомумән, үз гәүдәсен дә күтәрә алмыйлар бит! Ә монда кыз бала үз өстендә озак эшләп, нинди югары күрсәткечкә ирешкән.
Мин әлеге әңгәмәдән шуны аңладым: воркаутта бернинди дә техника, кагыйдә юк, бары тик көчле булу гына таләп ителә. Аннары күп шөгыльләнергә, үз өстеңдә эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: workout