Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Тукайлыларга киңәшләр : алмагач көясеннән ничек котылырга?

Республикада алмагач көясе еш күренә башлады. Россельхознадзорның Татарстан республикасындагы Идарәсе белгече З.Х. Мамәтов бу хакта түбәндәгеләрне хәбәр итә: Алмагач көясе бары алма агачына гына зыян китерә. Көя кортлары зур булмаган кызгылт көрән калканчыклар астында агачның яшь шома кайрысына урнашып кышлыйлар. Калканчыклар күбәләкләрнең бүлентеләреннән хасил була. Бөреләр ачылып берничә көн узганнан...

Республикада алмагач көясе еш күренә башлады. Россельхознадзорның Татарстан республикасындагы Идарәсе белгече З.Х. Мамәтов бу хакта түбәндәгеләрне хәбәр итә:

Алмагач көясе бары алма агачына гына зыян китерә. Көя кортлары зур булмаган кызгылт көрән калканчыклар астында агачның яшь шома кайрысына урнашып кышлыйлар. Калканчыклар күбәләкләрнең бүлентеләреннән хасил була.

Бөреләр ачылып берничә көн узганнан соң кортлар уянып чыгалар һәм яшь яфракларның сум итләренә тешләрен батыралар, шул ук вакытта яфракның шома тиречеген бозмыйлар.

Чәчәк атар алдыннан үсә төшкән кортлар яфрак өстенә чыгалар һәм яфракның өске ягын кимерә башлыйлар. Берничә көннән соң яфракны пәрәвез җебе белән чорнап та куялар.

Бәлигъ булган кортлар 2 см зурлыкка кадәр үсәләр, саргылт төстә булалар. Тәннәренең өске ягына ике буй кара таплар күренеп тора.

Кортлар бик нык үрчегәндә агач тоташ пәрәвез ояларында, бөтенләй яфраксыз калырга мөмкин. 40 көн яфрак белән тукланганнан соң, кортлар пәрәвез оясында курчакка әвереләләр. Шул равешчә, чәчәк атып бер ай чамасы узгач, көя күбәләкләре пәйдә була. Тагын ике айдан соң, бу күбәләкләр агач кабыгына күкәй сала башлыйлар һәм үзләренең лайлалы бүлентеләре белән күкәйләрен каплап, аларны агач каерысына беркетеп тә куялар.

Алмагач көясе белән көрәшү чаралары: агачларны чәчәк атканчы инсектицидлар белн эшкәртергә кирәк. Антио, дубасан, золон, кабофос, метатион, метафос, нексион, фосфамид, хлорофос кебек препаратлар куллану уңай нәтиҗә бирә. Бөреләр ачылганчы көя кортларына каршы агачларга нитрафеном, олеокупритом сиптерергә мөмкин.

Көя кортлары колонияләрен пәрәвез оялары белән бергә җыеп юк итү дә бик мөһим эш.

http://www.baltaci.ru/tt/component/k2/item/8266-almagach-kөyase-һөҗүm-itә.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев