Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Туберкулез белән авырмас өчен беренче чиратта яхшы итеп туклану мөһим

24 мартта һәр елны бөтен дөнья күләмендә туберкулез белән көрәш көне үткәрелә. Нәкъ шушы көнне 1882 елда Берлинда доктор Роберт Кох җитди чир табылуы турында игълан итә һәм ул бүгенге көнгә кадәр кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра. СПИДтан кала, туберкулез үлемгә китерүче инфекцияләрнең икенчесе. Ә социаль-экономик тотрыксызлык чорында бу чирнең таралу...

- Флера Әгъзамовна, инфекция ничек килеп чыга?

- Авыру микобактерияләр һәм «Кох таякчыгы» бүлеп чыгаручы чирле кешеләрдән яки хайваннардан күчә.

- Чирне йоктыру ни рәвешле бара?

- Туберкулез барыннан да бигрәк һава юллары аша (сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә) күчә. Шулай ук микобактерияләр белән зарарланган төкерек, селәгәйдән йога. Инфекция эләктерү өчен кешегә мондый бактерияләрне бик аз күләмдә сулау да җитә. Актив бацилляр туберкулезлы һәр авыру чирле вакытында 10-15 кешене зарарларга сәләтле. Шуңа күрә һәр авыруның һәм аның мохитендәге кешеләрнең шәхси гигиена таләпләрен үтәүләре мәҗбүри. Туберкулез йоктыру ул әле чирләү дигән сүз түгел. Инфекция йоктыручыларның 5-15 проценты гына чирли, калганнарында стериль булмаган иммунитет барлыкка килә.

- Туберкулезның барлыкка килү, дәвам итү үзенчәлекләре нәрсәдә?

- Туберкулез гадәти салкын тию, пневмония рәвешендә башланырга мөмкин. Кайвакыт симптомнар бөтенләй булмый, шуңа күрә тикшеренеп тору һәм аны иртә стадиядә ачыклау мөһим. Онытмагыз, бу куркыныч инфекция бар организмга үтеп керергә сәләтле. Тиешле дәвалау булмаганда туберкулез белән чирләүчеләрнең өчтән ике өлеше үлә.

- Туберкулез килеп чыгуга китерүче факторларны атасагыз иде?

- Туберкулезлы кешеләр һәм хайваннар белән бәйләнештә булу, яшәү һәм эш шартларының начар булуы, алкоголизм, тәмәке тарту, наркоманлык, ВИЧ-инфекцияле булу, ашказаны һәм уникеилле эчәктәге язва, шикәр диабеты, иммунитетның начар булуы, үпкәләрдәге хроник авырулар туберкулез килеп чыгуга тәэсир итә.

- Туберкулез йогу куркынычы кемнәрдә зуррак?

- Инфекция гадәттә яшьләрне сагалый. Ләкин ул барлык яшь төркемнәре өчен дә куркыныч. Әйтергә кирәк, балаларның иммун системасы әле тулысынча формалашмаган була, шуңа күрә бу чир аларда бик авыр үтә. Ике яшькә кадәрге балаларда инфекция милиар туберкулез, туберкулез менингиты, туберкулез сепсисы рәвешендә таралырга мөмкин. ВИЧ-инфекциялеләрдә туберкулез белән чирләү куркынычы 20-30 тапкырга югары. Ә туберкулез белән чирләү очракларының 20 проценты тәмәке тарту белән бәйле.

- Флера Әгъзамовна, туберкулез белән чирләмәс өчен нишләргә кирәк?

- Туберкулезны кисәтүнең специфик һәм специфик булмаган ысуллары бар. Специфик ысулга туберкулезга каршы прививка - БЦЖ-М вакцинасы керә. Аны бала тудыру йортында барлык сәламәт балаларга гомерләренең өченче-дүртенче көнендә ясыйлар.

- Ревакцинация ни өчен үткәрелә?

- Вакцина керткәннән соң яңа туган балаларның иммунитеты көчәя, ә җиде яшькә ул инде кими. Шуңа күрә җиде яшьтә кабат вакцина кертелә. Аны ясаганчы балада туберкулез бактерияләре юк икәнлегенә инанырга кирәк. Моның өчен тирегә туберкулин пробасы (Манту реакциясе) кертелә.

Ә специфик булмаган ысулларга сәламәт яшәү рәвеше, яхшы итеп туклану, тәмәке тартмау һәм алкоголь кулланмау керә. Узган гасырда ук фтизиатрлар тамагы тук кеше туберкулез белән авырмый дип нәтиҗә ясаганнар. Туберкулез микобактериясен азык эшкәртү ферментлары юкка чыгара. Ә моның өчен еш ашарга һәм яхшы итеп тукланырга кирәк.

Шулай ук флюорография тикшерүен вакытында үтү шарт. Ул туберкулездан тыш, онкологик чирләрне, саркаидоз, пневмония һәм үпкәләрдәге специфик булмаган хроник авыруларны да ачыкларга мөмкинлек бирә. Флюорографияне паспорт һәм иминият полисы белән яшәү урыныгыз буенча поликлиникада үтәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек туберкулез