Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Тәмләп чәй эчәбез

Чәй өчен яңа гына алып кайткан яки агызган су әйбәт. Аннан ят ис килмәскә һәм ул бик каты булмаска тиеш. Икенче тапкыр кайнаткан суда чәй тәмле пешми. Гадәттә чәй пешерү өчен фарфор чәйнек кулланалар, анда аның төсе әйбәт чыга, үзе хуш исле була. Суны кайнатып чыгаргач, чәйнекне 1-2 тапкыр кайнар...

Чәй өчен яңа гына алып кайткан яки агызган су әйбәт. Аннан ят ис килмәскә һәм ул бик каты булмаска тиеш. Икенче тапкыр кайнаткан суда чәй тәмле пешми. Гадәттә чәй пешерү өчен фарфор чәйнек кулланалар, анда аның төсе әйбәт чыга, үзе хуш исле була.

Суны кайнатып чыгаргач, чәйнекне 1-2 тапкыр кайнар су белән чайкап түгәләр. Аннары чәй салалар. Чәйнеккә тулар-тулмас итеп кайнап торган су агызалар да, тастымал белән яхшылап каплап, 5-6 минут томалап тоталар.

Чәй ясау өчен тәлинкәсе белән фарфор чынаяк (чокыр), касә, юка стакан әйбәт. Башта чәйнектән бер чынаяк чәй агызып, аны кире чәйнеккә салалар. Аннары чынаяк саен куе чәй ясыйлар, өстенә кайнар су агызалар. Чынаяк тоткасы сул якка карап торырга, ә ун якка чәй кашыгы куелырга тиеш.

1 чынаякка: 2г чәй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев