Телен «оныткан»
Олыгая барган саен яшьлекне ныграк сагынасың, андагы хатирәләргә ныграк әйләнеп кайтасың икән ул. Сыйныфташларны, армия дусларын барлыйсың. Соңгывакытта мин үземә максат куйдым: бергә хәрби хезмәт иткән дусларны табарга. Безне язмыш төрле шәһәрләр буйлап тараткан, СССР таркалганнан соң хәтта төрле илләргә чәчелгәнбез. Үзбәкстанда, Казахстанда, Украинада яшәүче дусларым бар икән минем.
Мин Әфганстанда хезмәт иткән кеше, шуңа да дуслык ул минем өчен гади сүз генә түгел. Без күпме авырлыкларны бергә кичердек, күпме кыенлыклардан бергә чыктык. Әлбәттә, хезмәттәшләрне эзләү эше җиңел булмады. Тормыш бит бер урында гына тормый, әйләнә, кеше гаилә кора, аерылыша...
Очрашулар бик җылы мохиттә үтте, сөйләшеп сүзләр бетмәде. Чөнки күпме уртак хатирәләр, күпме вакыйгалар... Һәр җирдә мине ачык йөз белән каршы алдылар, тагын кил дип озатып калдылар. Ләкин, кызганычка каршы, бер очрашу күңелдә юшкын калдырды, уйланырга мәҗбүр итте – нишләтәсең, язмышлар төрле шул...
Украинадан Виктор исемле дустымны да эзләп табарга уйладым мин. Аны социаль челтәрдән эзләп таптым, үземнең килүем турында алдан хәбәр итәргә мөмкинлек булмады. Элеккеге дусларны эзләгәндә миңа инде күп тапкырлар саргаеп беткән иске блокнотым ярдәмгә килде. Бу юлы да мин шунда язылган адрес буенча дустым яшәгән йортка килдем. Ул шул еллар буена адресын үзгәртмәгән, әти-әнисе йортында гомер итә иде.
Аның янына мин кичкә таба барып җиттем. Бу зур булмаган авыл, йортын табу авыр булмады. Виктор мине көтмәгән, шулай да өенә чакырды. Ул берүзе яши, әти-әнисе үлгән, хатыныннан аерылган. Армия елларында без рус телендә аралашсак та, ул көнне минем белән ул гел украинча гына сөйләште. Мин аптырашта калдым. «Син нәрсә, Витя, рус телен оныттыңмыни? Мин дә үз телемдә – татарча гына сөйләшсәм, ничек аңларбыз соң бер-беребезне?» Ә ул җитди итеп: «Әйе, оныттым», – дип җавап бирде. Ә безгә кергән күршеләре ни өчендер рәхәтләнеп минем белән русча аралашты. Витяны да үгетләп карадылар – тегесе генә тыңламады.
Мин кунарга калмадым, такси чакырдым. Озатырга чыккач, Витя бераз карлыкканрак тавыш белән: «Ринат, аракылык кына акча калдыр әле?» – дип русчалатып сорап куйды. Шуннан соң гына эшнең нидә икәнлеген аңладым. Тамагыма төер тыгылды, тормыш күргән ир уртасы кеше булсам да, күземә яшьләр бәреп чыкты. Кызгандым мин аны. Тавышсыз гына акчамны суздым да, таксига утырып китеп бардым.
Ринат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев