Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Сыйфатлы орлык сайлыйбыз

Орлыкларны кайчан сатып алырга – бу сорауга тәгаен генә җавап бирүе кыен. Моны ел әйләнәсенә эшләп була. Мәсәлән, яшелчәләрнең орлыкларын гыйнвар-июнь айларында сатып алу яхшырак. Берьеллык чәчәкләрне исә – февраль-май айларында, икееллык чәчәкләрне көз көне алырга киңәш ителә. Суганнан үсә торган культураларны көз айларында сатып алу отышлы. Чөнки нәкъ шушы вакытта аларның бәяләре сизелерлек дәрәҗәдә арзаная.

Орлыкларны махсус кибетләрдән яисә сыналган сатучылардан гына алыгыз. Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе түбәндәге киңәшләрне тәкъдим итә.
Җитештергән фирманың исеме, компания логотипы, аның контакт мәгълүматлары (компаниянең юридик һәм электрон адресы, шулай ук телефоны).
Үсемлекнең фотосы, аның турында кыскача мәгълүмат, утырту һәм эшкәртү кагыйдәләре. Бик еш кына ак төргәкләрне очратырга мөмкин. Аларда фото булмый. Гади төргәктә сатылуы сәбәпле, мондый орлыклар очсызрак була. Шулай да сыйфат ягыннан алар төсле төргәкләргә караганда бер дә калышмый. Ләкин мондый пакетларда да үсемлек турында мәгълүмат булырга тиеш.
Культураның исеме һәм сорты. Рус һәм латин телләрендә язылган булырга тиеш.
Орлыкларның авырлыгы (саны). Орлыклар бөртекләп тутырылган булса, бу мәгълүмат данәләрдә языла. Ә авырлыгы буенча үлчәп салынган булса – граммнарда.
Орлыкларның партия номеры. Орлыкларның һәр партиясе мәҗбүри рәвештә сертификация уза яисә чәчү сыйфатын раслап таныклык ала. Партия номеры ни өчен кирәк соң? Әгәр дә орлыкларның сыйфаты начар булуы ачыклана икән, сез җитештерүче компаниягә шикаять белдерә аласыз. Моның өчен чек һәм төргәккә язылган партия номеры кирәк булачак. Киңәш – төргәкне шушы партия номеры сакланырлык итеп ачыгыз.
ТУ, ГОСТ, ОСТ – техник шартлар яисә орлыкларның тишелеп чыгышы стандартларын, шулай ук сорт сыйфатын белдерү. Әгәр дә орлык төргәгендә шушы ТУ, ГОСТ яки ОСТ аббревиатуралары бар икән, бу орлыкларның җентекләп лабораториядә тикшерелгәнлеген һәм стандартларга туры килгәнлеген аңлата. Авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыклары башка хуҗалык һәм регионнардан кертелсә, аларның килеп чыгышы билгесез булып калмасын өчен, сорт һәм тишелеп чыгышы сыйфатын раслаучы докуменлары катгый рәвештә булырга тиеш. Россия Федерациясе ГОСТ таләпләренә туры килмәгән орлыкларны кулланырга ярамый.
Орлыкларның яраклылык срогы төрле факторларга бәйле – төргәгеннән, саклау шартларыннан һәм, әлбәттә инде, культураның үзеннән. Сельдерей гаиләсеннән булган орлыклар, мәсәлән, 2 елдан алып 12 елга кадәр үзләренең тишелеп чыгу үзлекләрен саклый, кабаклылар – 10 ел чамасы, кәбестәлеләр – 5 елга кадәр. Орлыкларны сатып алганда сатучыдан шушы мәгълүмат язылган документ (сертификат) сорагыз.
Шунысын да истә тотыгыз, гади бер катлы төргәкләрдә орлыклар бер ел чамасы саклана. Ә капсулага салынган яисә ике катлы төргәкләрдә (мәсәлән, фольга каплы) саклану срогы бик күпкә озынаерга мөмкин.
Җаваплы җитештерүчеләр гадәттә үзләренең мәгълүматын махсус штамплар ярдәмендә күрсәтә. Әгәр саннар типография ысулы белән язылган булса, димәк, сезнең кулыгызда – ялган. Чөнки төргәк алдан ук әзерләнеп куела һәм нәкъ менә кайчан орлыклар салынасын берничек тә алдан ук язып куеп булмый.
Шулай итеп, сыйфатлы орлык материалы өстәмә энергетик чыгымнардан башка да (ашлама, пестицидлар) үсемлекләрнең ныклы булып үсүен тәэмин итә, аларга чүп үләннәренең, авыруларның, корткычларның тискәре йогынтысын киметә ала. Шул нигездә, культураның уңышлылыгы, алган продукциянең сыйфатлы булуына китерә һәм басуның экологик торышын да яхшырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачы орлык Тукай районы