Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Шифалы чәй

Тәннең авыруларга каршы тору сәләтен ныгыту өчен витаминлы чәйләр һәм эчемлекләр әзерләгез.

Гөлҗимеш һәм кура җиләген тигез өлештә алыгыз. 1 ашкашык катнашмага 1 стакан яңа кайнап чыккан су салыгыз, өстен каплап, сүрән ут өстендә якынча 10 минут тотыгыз. Аннары савытның капкачын ачмыйча, 2 сәгать төнәтегез. Төнәтмәне сөзеп, көнгә 3 тапкыр 1/4әр стакан эчегез.

Кычыткан яфракларын 3 өлеш, кызыл миләшне 7 өлеш алыгыз. 1 ашкашык катнашмага 2 стакан яңа кайнап чыккан су салыгыз да сүрән ут өстендә 10 минут кайнатыгыз, 4 сәгать төнәтегез. Төнәтмәне көнгә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчегез.

3 өлеш гөлҗимеш, 1 өлеш кара карлыган, 2 өлеш кычыткан яфраклары алыгыз. 1 ашкашык катнашмага 2 стакан яңа кайнап чыккан су салыгыз. Төнәтмәне көнгә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчегез.

0,5 стакан вакланган миләш һәм шулкадәр үк гөлҗимеш алыгыз да 2 стакан яңа кайнап чыккан су салып, 2 тәүлек төнәтегез. Әлеге витаминнарга бай чәйгә сез шикәр комы яки бал болгатып, көнгә берничә тапкыр 0,5әр стакан эчә аласыз.

Акчәчәкнең кипкән чәчәкләре һәм миләшкә (3әр ашкашык) 1 стакан яңа кайнап чыккан су салып, 2 сәгать төнәтегез һәм чәегезгә 2-3әр балкашык өстәп эчегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев