Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Сау булыйм дисәң, үз-үзеңне кайгыртырга онытма

Күптән түгел районның үзәк больницасында район башлыгы Васил Хаҗиев, Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең дәвалау эше буенча урынбасары Людмила Репина катнашында еллык киңәшмә үтте. Әлеге киңәшмәдә район больницасының үткән елда эшчәнлеге, яңа елда алда торган бурычлар турында да сүз барды.

Бу көнне район авылларында урнашкан амбулатория, ФАПлардан табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары да килгән иде. Район үзәк больницасында эшләүче хезмәттәшләр белән алар киңәшмә башланганчы ук рәхәтләнеп аралаштылар, халыкны дәвалау буенча ниләр эшләүләре хакында сөйләштеләр.

Киңәшмә больницаның еллык эшенә анализ белән районның баш табибы Галим Сабирҗанов чыгышы белән башланды. Ул райондагы демографик хәл, киң таралган авыруларның төрләре һәм башка актуаль мәсьәләләр турында сөйләде.

- Статистика мәгълүматларына караганда, узган ел район халкы 2013 ел белән чагыштырганда 1,2 процентка яки 464 кешегә арткан. Бүгенге көндә районда 38045 кеше яши. Шуларның 34254е райондагы төрле медицина учреждениеләренә беркетелгән. Район ЗАГСыннан алынган мәгълүматлар буенча 2014 елда җәмгысы 583 бала дөньяга килгән. Туучылар саны 4,1 процентка арткан, - диде ул.

Реклама

Үлем-китемгә килгәндә, узган елда үлүчеләр саны кимегән. Ләкин шул ук вакытта хезмәт яшендәге кешеләр арасында үлем 2,3 процентка арткан. Ягъни узган елны хезмәткә яраклы 120 кеше фани дөнья белән хушлашкан. Аның каравы, яңа туган балалар арасында үлүчеләр саны кимү сөендерә. 2014 елда районда 1 яше тулмаган 3 баланың үлү очрагы теркәлгән. Йөкле хатын-кызлар арасында үлем-китем очраклары районда инде берничә ел рәттән күзәтелми. Үлем сәбәпләренә килгәндә, бу - йөрәк-кан тамырлары, яман шеш, сулыш юллары, ашкайнату-эчәк системасы авырулары, агуланулар, травмалар һәм бәхетсезлек очраклары.

Киңәшмәдә халык арасында профилактик эшләр башкару, диспансеризация, дарулар белән тәэмин ителеш, үлем-китем анализына багышланган чыгышлар да булды. Дәвалау учрежденияләрендә коррупциягә каршы эш турында да аерым сөйләшеп үттеләр. Җитди мәсьәләләрне караудан тыш, яңа елга яңа бурычлар да куелды. Бу башлыча район халкы арасында профилактика эшен ныгыту, сәламәтлек дәресләре, гаиләдә, балалар учреждениеләрендә сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү турында сөйләшүләр җитди барды.

Аннары район башлыгы Васил Хаҗиев һәм районның баш табибы Галим Сабирҗанов исеменнән аеруча тырыш табибларга һәм медицина хезмәткәрләренә Мактау кәгазләре, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек

2
X