Нинди чәй файдалырак?
Чәй - үзенең файдалы үзлекләре белән бөтен дөньяда дан тоткан эчемлек. Тик, ни кызганыч, бүгенге көндә кибетләрдә чын, сыйфатлы чәйләр бик әз шул. Аларны сатып алганда, ничек алданмаска? Сыйфатлы чәйне сыйфатсызыннан аеру өчен нәрсәләргә игътибар итәргә?
Кап
Чәй өчен иң әйбәт кап - калай савыт. Җитештерүчеләр югары сыйфатлы чәйләрне нәкъ менә шундый капларга сала да инде. Нәтиҗәдә, кул белән җыелган чәй яфраклары үзләренең хуш исен саклый һәм уалмый. Мондый кап югары сыйфатлы чәйләр өчен генә кулланылганга (калганнары өчен ул чыгымлы булачак), бәясе дә башкаларга караганда югарырак була, әлбәттә.
Без, гадәттә, бәясе арзанрак булган катыргы каплардагы чәйләрне сайлыйбыз. Җитештерүчеләр өчен сыйфатлы чәйләрнең бәясен киметү һәм шул ук вакытта әйбәт үзлекләрен дөрес итеп саклау өчен менә дигән ысул ул. Тик монда мөһим бер шарт бар - кап эчендәге чәй тимер кәгазьдән яки махсус чытырдан эшләнгән төргәк эчендә булырга тиеш. Мондый төргәкләр һава үткәрми һәм чәйне чит-ят исләрдән саклый, нәтиҗәдә, эчемлек үзенең файдалы үзлекләрен югалтмый.
Махсус кибетләрдә һәм кайбер эре сәүдә үзәкләрендә чәйне үлчәп тә саталар. Болай эшләү бер яктан бик уңайлы: сатып алучының чәйнең хуш исен иснәп, аны әйбәтләп карап сайлап алырга мөмкинлеге бар. Тик монда чәйнең нинди шартларда саклануына, ни рәвешле капларга салынуына һ.б. игътибар итәргә туры киләчәк.
Янчыклы чәйләр турында аерым әйтеп үтәргә кирәктер. Мондый чәй, халык телендә «һиндстан юлларының тузаны» дип йөртелүгә карамастан, киң кулланылыш тапты. Чөнки мондый чәйләр көндәлек тормышта файдалану өчен бик уңайлы. Янчыклы чәйләр өчен чынлап та иң арзан һәм вак чәйне, чәй тузанын файдаланалар. Кагыйдә буларак, капның тышында әлеге чәйнең бик үк сыйфатлы булмавы турында язылган була. Шушы чәй тузанын нинди бәягә сатып алырга телисез - анысын үзегез хәл итәсез инде. Чәй турындагы бар мәгълүмат кап тышында күрсәтелгән булырга тиеш.
Хәрефләр һәм билгеләр
Беренчедән, кап тышындагы хәрефләр ачык аңлаешлы һәм укылырлык булырга тиеш. Киресенчә булганда, мондый чәйне сатып алмавыгыз хәерлерәк: үзен хөрмәт итүче бер җитештерүче дә укып булмастай хәрефләр басылган чәй кабы чыгармаячак. Мөгаен, әлеге чәй - ялган чәйдер һәм аны җитештерүчеләр сатып алучылар матур кабына кызыгып, чәйнең башка төренә игътибар итмәс дип өметләнә торгандыр.
Чәйнең кайда һәм кайчан капка салынуы, саклану вакыты турындагы мәгълүматны укыгыз. Саклану вакыты чыккан чәй белән агуланмассыз анысы, тик чәйнең тәме белән дә ләззәтләнә алмассыз. Чәйнең саклану вакыты - уртача 1,5 елдан башлап 2 елга кадәр. Чәйнең туган җирендә ягъни үстерелгән урында тутырылуы әйбәтрәк. Ул хактагы мәгълүматны сез кап тышында: «Garden Fresh» (кая җитештерелгән, шунда капка тутырылган) дигән язудан укып белә аласыз. Гадәттә, җитештерүчеләр чәйне капка тутыру вакытын да күрсәтәләр. Яз яки көз башы булса әйбәтрәк (уңыш җыю вакыты).
Чәйнең нинди илдән китерелүенә дә игътибар итегез. Әйбәт чәйләрне, мәгълүм булганча, Кытай, Һиндстан, Япония һәм Цейлонда җитештерәләр. Әгәр дә инде сез кап тышында «Made in China» яисә «Made in India» дигән язуны күрсәгез, андый чәйне алырга тырышмагыз. Кытайда бары бер генә оешмага чәйне чит илләргә сату һәм читтән сатып алу рөхсәт ителгән. Ул «Җирле ризыкларны һәм чәйне читтән кертү һәм читкә чыгару Кытай милли ширкәте» дип атала. Чын кытай чәйләрендә нәкъ менә шушы исем язылган булырга тиеш.
Чын Цейлон чәенең кап тышында арыслан сүрәте төшкән мөһер һәм «Packed in Sri-Lanka» дигән язу булырга тиеш. Чын һинд чәенең кап тышында кәрҗин тоткан кыз сурәтен (ул һиндстанның чәй буенча дәүләт шурасы билгесе), шулай ук «Davenport» һәм «А.Тосһ» дигән язуларны күрергә мөмкин.
Әлбәттә, бүгенге көндә нинди генә мәкерле кешеләр юк, шуңа да әлеге язуларны һәм сурәтләрне ясалма чәйләрнең капларына да төшерергә мөмкиннәр. Әлеге тозакка килеп капмас өчен, сыйфатлы чәйләргә хас булган башка билгеләргә дә игътибар итәргә кирәк.
Тамга
Чәйнең сыйфаты аның нинди яфраклардан җитештерелгән булуына бәйле. Эре яфраклы, уртача зурлыктагы яфраклы һәм вак чәйләрне аералар. Шулай ук бөртекле чәйләр дә бар.
Иң әйбәт чәй ботак очларында үскән яфраклардан ясала - югары сыйфатлы чәйләр өчен әлеге үсемлекнең өске бөресен һәм аның астындагы ике яфракны алалар. Астагы яфракларны (сигезенче яфракка кадәр) шулай ук чәйне җитештерүгә китә, тик аның сыйфаты түбәнрәк була. Астарак үскән яфраклар ул кадәр үк хуш исле түгел. Шуңа да аскы яфраклардан җитештерелгән чәйләр өске һәм уртадагы яфраклардан җитештерелгәннәренә караганда күпкә арзанрак. Алардан да арзаннары - изелеп, уалып беткән яфраклардан һәм чәй тузаныннан ясалган янчыклы чәйләр. Бер чәй куагыннан алынган яфраклардан 500 төр чәй җитештерергә мөмкин һәм аларның һәммәсе аерым тәмгә һәм хуш искә ия булачак.
Кибеттә чәй сайлап алганда без капка нинди яфраклар тутырылганын күрә алмыйбыз (махсус «тәрәзә»ләре булган чәйләр искәрмә булып тора). Тик ничек кенә булмасын, һәр очракта да җитештерүче сатып алучы өчен кап эчендә нинди чәй булуы турында мәгълүмат язарга тиеш. Анысы махсус кыскартмалар ярдәмендә башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев