Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Мунча себеркесе бәйлибез

Каен себеркесен июньнең 20сеннән июль уртасына кәдәр әзерләү яхшы. Каен ботакларын коры көнне төшкә кадәр, чык кипкәч кисәргә кирәк.

Имән себеркесен июнь-август айларында куе булып үскән дымлы имәнлекләрдә әзерлиләр.

Чия һәм карлыган себеркеләрен, июль уртасына кадәр әзерләргә киңәш ителә. Яфраклар үсеп җитәргә, шул ук вакытта чагыштырмача яшь тә булырга тиеш.

Кычыткан себеркесе дә бик файдалы, аны елның теләсә кайсы вакытында, әмма коры көннәрдә бәйлиләр.

Мунча себеркесен әзерләү өчен, олы юллардан ераграк урнашкан урыннарны сайлагыз. Яфракларга игътибар белән карагыз: алар тигез яшел төстә булырга тиеш. Яфракларга зыян килгән, таплы, куныклы икән, димәк, алар мунча себеркесе өчен яраксыз.

- Кисеп алынган каен ботакларыннан шундук мунча себеркесе бәйләргә киңәш ителми. Яфраклар бераз шиңеп китсен өчен, ботакларны берничә көн караңгы урында тотыгыз.

БӘЙЛӘҮ

- Мунча себеркесе бәйләү өчен, гадәттә, 5-8 ботак алына. Әгәр ботаклар нечкә булса, бер юанрагын сайлап, аңа башкаларын кушыгыз.

- Төрле агач ботакларын кушып бәйләргә була. Каен ботакларын, мәсәлән, миләш, юкә, зирекнеке белән бәйләү яхшы.

- Юан ботакларны эчтә калдырыгыз, ә алар тирәсенә бөгелгән ягын эчкә каратып, нечкәрәкләрен тезегез. Андый себерке белән берничә тапкыр мунча керергә була.

- Ботакларның очы бер тигезлектә, ә себерке үзе тыгыз булырга тиеш.

- Аскы яктагы ботакларны чистартыгыз да тукыма тасма яисә юан бау белән бәйләгез.

САКЛАУ

- Себеркеләрне үтәли җил йөри торган бүлмәдә, кояш нурлары төшмәслек итеп бауга элеп куеп саклагыз.

- Мунча себеркесе кибеп китсә, чабыныр алдыннан аңа 2-3 тапкыр яңа кайнап чыккан су сибегез, аннары 10-15 минут кайнар суда тотыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мунча себеркесе