Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Мондый гөмбә барын беләсезме?

Күбебезнең «трюфель» исемле гөмбә турында ишеткәне дә юктыр. Алар 30 сантиметр тирәнлектә җир астында үсәләр. Мондый гөмбәне имәнлекләрдә очратырга була. Әлеге гөмбә дөньяда иң кыйммәтлесе булып санала. Кара төстәге трюфельның бер килограммы Европада 50000 еврога кадәр җитәргә мөмкин. «Кара алтын» табуы турында безгә Новотроицкое авылының мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Наталья...

Күбебезнең «трюфель» исемле гөмбә турында ишеткәне дә юктыр. Алар 30 сантиметр тирәнлектә җир астында үсәләр. Мондый гөмбәне имәнлекләрдә очратырга була. Әлеге гөмбә дөньяда иң кыйммәтлесе булып санала. Кара төстәге трюфельның бер килограммы Европада 50000 еврога кадәр җитәргә мөмкин. «Кара алтын» табуы турында безгә Новотроицкое авылының мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Наталья Катушенок хәбәр итте.
- Авыл кешеләре арасында трюфельны кабып караучылар да юктыр әле. Клуб җирлеген чүпләрдән арындырган вакытта мин 4 трюфель табып алдым. Аларның авырлыгы 46 грамм булды. Бу чын могҗиза! Хәзер исә территорияне җыештыру трюфельләр эзләү белән дә бәйле булачак, - диде безгә Наталья Анатольевна.
P.S. Новотроицкое авылының мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Наталья Катушенок табып алган 46 грамм гөмбәнең бәясе 110 мең 400 сум тора. Менә шундый могҗиза!
Газета басмага әзерләнгән вакытта шушы ук Новотроицкое авылында тагын трюфельләр табылуы турында хәбәр иттеләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X