Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Махсус туклану кагыйдәләре

Махсус туклану төрле авырулар күзәтелгәндә билгеләнеп, һәр очракта күпмедер дәрәҗәдә үзгәртелсә дә, аларның барысына да хас уртак кагыйдәләр бар.

1. Махсус туклану билгеләнгән очракта да, анда төрле ризыклар кертелергә һәм алар тәмле әзерләнгән булырга тиеш. Иң беренче эш итеп, ашарга рөхсәт ителгән ризыкларның исемлеген төзегез. Аннары алардан нинди ризыклар әзерләп булуын уйлагач, аш бүлмәсендә тәҗрибәләр үткәрә башлагыз.

2. Билгеле бер вакытта ашарга тырышыгыз. Нәтиҗәдә ризык яхшырак эшкәртеләчәк һәм үзләштереләчәк. Иртәнге ашны яхшылап ашаганнан соң 3-4 сәгать үткәч, ашыйсы килү теләген басу өчен, әз генә капкалап алыгыз һәм тыныч кына төшке аш вакытын көтегез. Билгеле бер ризыклар белән махсус тукланганда, ачлык хисе - начар ярдәмче, чөнки ул соңыннан артыгын ашауга китерә. Ач кеше, әгәр ул тиз ашарга да гадәтләнсә, туюын сизми кала һәм, нәтиҗәдә, тиешледән күбрәк ашый. Ә ул артык авырлык туплануга гына түгел, ә дәвамлы авырулар баш калкытуга да сәбәп була. Димәк, мондый очракта билгеле бер авыруны җиңүне максат иткән махсус туклану билгеләнүнең дә файдасы булмаячак.

Шуңа да төшке аш белән кичке аш арасында да капкалап алырга кирәк. Кичке аш артык туклыклы булмаска һәм аны йокларга ятарга 1,5-2 сәгатьтән дә соңга калмыйча ашарга кирәк. Әгәр йокларга ятар алдыннан тамак ачуын сизсәгез, 1 стакан катык, уылган алма яисә башка җиңел эшкәртелүче ризык ашап куегыз.

3. Әгәр ашыйсы килгән соңгы кисәктән баш тартып, табыннан торырга гадәтләнсәгез, махсус туклануның нәтиҗәсе югарырак булачак. Тукланганнан соң озак вакыт ашыйсы килмәсен өчен, берничә хәйләне белү мөһим. Табындагы ризыклар төрле-төрле булырга тиеш. Мәсәлән, төшке аш вакытында аз-азлап кына ипи, кабымлык, аш, ботка, яшелчә һәм баллы ризыклар ашау туклыклылыгы алар белән бер булган бер кисәк ит ашауга караганда яхшырак. Беренче очракта кеше үзен тук хис итәчәк, ә икенчесендә, өстәмә ризык ашарга теләге туачак. Моннан тыш, затлы ризыкларга ышанмагыз, гади ризыклар файдалы да, туклыклырак та.

4. Дәфтәр битен икегә бүлеп, бер баганага ашаган һәм эчкән ризыкларыгызны языгыз, икенче якта үзегезне ничек хис итүегезне бәяләгез. Моны шулай 3-5 ай дәвамында язып бару яхшы. Кагыйдә буларак, аннары мондый исәп таләп ителми. Чөнки шул вакыт эчендә сез нинди ризыклардан соң үзегезне начар хис итүегезне ачыклый алачаксыз.

5. Табиб белән киңәшләшмичә, махсус туклануга күчмәгез. Махсус туклану тәнгә дарулардан ким йогынты ясамый. Ә сезгә шулай озак вакыт тукланырга кирәк булачак бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев