Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кыярны өскә үрмәләтү отышлырак

Кыяр теләсә нинди шартларга яраклаша. Әмма җирдә үзе теләгәнчә үскәндә, ул бар буш урынны яулап ала, җыйганда, үзең дә сизми, сабакларын сындыра, имгәтә башлыйсың. Мондый кыяр уңышын озак бирә алмый, тиз чиргә бирешә, саргая. Шпалерга үрмәләтеп үстергәндә, беренчедән, үстерү мәйданы кечерәя. Икенчедән, үсемлеккә яктылык яхшырак үтеп керә. Кыярны ачык грунтта,...

Кыяр теләсә нинди шартларга яраклаша. Әмма җирдә үзе теләгәнчә үскәндә, ул бар буш урынны яулап ала, җыйганда, үзең дә сизми, сабакларын сындыра, имгәтә башлыйсың. Мондый кыяр уңышын озак бирә алмый, тиз чиргә бирешә, саргая. Шпалерга үрмәләтеп үстергәндә, беренчедән, үстерү мәйданы кечерәя. Икенчедән, үсемлеккә яктылык яхшырак үтеп керә.

Кыярны ачык грунтта, түтәлдә дә өскә үрмәләтеп үстереп була. Моның өчен кыяр рәте өстеннән тимерчыбык тарттыралар. Аңа шпагат җебе ярдәмендә һәр үсемлекне бәйлиләр. Үсемлекне үскән саен сәгать теле уңаена даими борып торырга кирәк, югыйсә алар үзара чорналып бетәчәк. Кыярны сетка-рабицага үрмәләтеп үстерүе дә уңайлы. Бу очракта уңыш күпкә арта. Шпалерны өскә күтәрелгән кул биеклегеннән югары урнаштырмагыз, югыйсә аны тәрбияләве уңайсыз булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев