Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Көлке көнендә син дә бер, мин дә бер

1 апрель рәсми рәвештә кабул ителмәгән, ләкин алай да бөтен кеше бәйрәм итә торган күңелле көн. Моннан 2000 еллар элек Борынгы Римда 1 апрельне Көлке көне буларак игълан иткәннәр дип фараз ителә. Бу көнне римлылар бер-берсе белән төрле уеннар уйнаганнар, шаяртканнар, рәхәтләнеп көлешкәннәр, бер-берсен алдалап кызык тапканнар. Һәм бу көн...

Әйтик, Франциядә Көлке көне XVI гасырдан ук билгеләп үтелә. 1986 елда «Паризьен» популяр француз газетасы үз битләрендә атаклы Эйфель манарасын сүтеп, башка җиргә күчерәчәкләре турында мәкалә бастырып чыгара. Париж халкы арасында чын дулкынлану башлана, редакция телефоннары шалтыраудан туктап тормый. Бары тик икенче көнне генә газета хезмәткәрләре аның 1 апрельнең шаяртуы булуын хәбәр итәләр.
Англиядә 1 апрель - Ахмаклар көне дип йөртелә. Шотландиядә кешеләр бик каты итеп бер-берсеннән көлә.
Россиядә исә Көлке көне Петр I заманыннан бирле килә. Патша сарайларында атаклы, күренекле кешеләрне шамакайлар көлдереп йөрсә, гади халык үзе мәзәк тудырып, бер-берсенең күңелен ачкан. Беренче массакүләм көлке уены Мәскәүдә 1703 елда булган. Урамнар буенча сөрән салучылар мәскәүлеләрне кызыклы да, мавыктыргыч та тамашага чакырып йөргән. Бәйрәм буласы җиргә кеше аеруча күп җыелган. Уен-көлке, шаяртулар тәмамланганнан соң бер-ике кеше чыгып, «1 апрель - беркемгә дә ышанма!» дигән шигарәне игълан иткәннән соң, тамаша төгәлләнгән.
Бу көнне кемне дә булса алдау, яратып кына көлеп алу ярый. Үзенә күрә ул бит әле осталык та, зирәклек тә сорый. Ә сезне ничек алдаганнары бар? 1 апрель - сезнең өчен гади көнме, үзегез берәрсен алдап карыйсызмы? Шундый сорау белән мин берничә кешегә мөрәҗәгать иттем.
Винера Шакирова (район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары): «Ни дисәң дә гади көн түгел инде ул. Үземне шулай коллегаларым җитәкчебез Рамил Исаев чакыра дип, аның янына кертеп җибәргәннәр иде. Кереп китәсең дә, уңайсыз хәлгә каласың, әлбәттә. Үземне һәр елны алдыйлар. Мәктәптә эшләгән вакытта укучыларым да шаярып алалар иде. Шуны әйтә алам: мин ачуланмыйм, ә киресенчә, кәеф кенә күтәрелә».
Әлфинур Хөсәенова (район укыту-методик чаралар белән тәэмин итү бүлеге методисты): «Алдыйлар, үзем дә алдыйм, аның көне шундый бит. Иртән, гадәттәгечә, ирем берәр мәзәк ясап озатып кала. Эштә дә коллегалар әллә нинди хәйләләр коралар, төрле мәзәкләр уйлап чыгаралар, рәхәтләнеп көлешәбез».
Алсу Җаббарова (район мәдәният бүлеге башлыгы): «Әйе, алдаганнар иде. Берсе мәңге дә хәтердән чыкмас. Шулай иртән миңа вахтада бик кирәкле документлар калдырылуы турында хәбәр иттеләр, аларны тиз арада карап чыгып, тапшырырга кирәклеге дә ачыкланды. Йөгереп барып, вахтадан миңа калдырган документларны таптыра башладым. Шулай аңлата торгач кына, 1 апрель булуы исемә төште».
P. S. Дуслар, ә сезне ни рәвешле алдаганнары бар? Яисә үзегез ничек итеп кызыклы рәвештә кешене рәхәтләндереп көлдергәнегез бар? Болар турында Вконтакте социаль челтәрендәге безнең рәсми төркемгә (http://vk.com/club54482574) язып җибәрә аласыз. Фикерләр белән анда аралашыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев