Якты юл
  • Рус Тат
  • Кара карлыганнан желе

    Бер 15 еллап шушы рецепт буенча кайнатма әзерлим, бик яратып ашыйлар, рецептын гел сорыйлар.

    6 стакан суга 11 стакан шикәр комы салып 10 минут кайнатырга. Шуннан соң, 15 стакан карлыган өстәргә. Кайнап чыккач, сүндерергә һәм, 11 стакан шикәр комы салып, эреп беткәнче болгатып торырга кирәк. Банкаларны калай капкачлар белән ябып, салкынча, караңгы урынга алып куярга.

    Рәисә Фәрхетдинова, Иске Гәрдәле авылы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: