Якты юл
  • Рус Тат
  • Кабак рулеты

    Кабак рулеты

    Кабакны иттарткычтан чыгарабыз. 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 йомырка, 3 аш кашыгы он кушып болгатабыз. 
    Таба төбенә пергамент кәгазь жәеп, болгатманы шуңа тигезләп җәябез дә духовкада 20 минут пешереп алабыз. Суынгач өстенә эчлек ягабыз. 

    Эчлек ясау өчен каймак белән болгаткан эремчеккә күрәгә турап, өстенә ваклап чикләвек (әстерхан чикләвеге тәмле) сибәбез. 

    Аннары рулет ясап төрәбез дә духовкада 15 минут пешереп алабыз. Чәй табынына бик тәмле ризык.

    Заһидә Нәбиуллина, Күзкәй авылы. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: