Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Хуш киләсең, Яңа ел!

Зур адымнар белән 2015 Кәҗә елы атлый. Көяз Кәҗә бусагадан күтәренке кәеф белән атлап керсен өчен алдан ук хәстәрен күрү мәслихәт. Көязләр яшәү урынының уңайлы булганын ярата, фирүзә, зәңгәрсу, ачык күк төсләргә өстенлек бирә. Фирүзә төсендәге чыршы уенчыклары, зәңгәр тастымаллар, күк төсендәге шәмнәр, вазалар... никадәр нәфислек, сафлык! Ишеккә кыңгырау элегез....

Зур адымнар белән 2015 Кәҗә елы атлый. Көяз Кәҗә бусагадан күтәренке кәеф белән атлап керсен өчен алдан ук хәстәрен күрү мәслихәт. Көязләр яшәү урынының уңайлы булганын ярата, фирүзә, зәңгәрсу, ачык күк төсләргә өстенлек бирә. Фирүзә төсендәге чыршы уенчыклары, зәңгәр тастымаллар, күк төсендәге шәмнәр, вазалар... никадәр нәфислек, сафлык! Ишеккә кыңгырау элегез. Рәсемгә сәләтегез булса, теш пастасы яки акбур белән ишек пыялаларына кәҗә ясап куярга мөмкин - күңеле булыр. Кәҗә әле гөлләрне дә бик ярата, ул хакта да онытмагыз.
Өйләрне бизәдек, табыннарны кордык, инде аз гына үзебезне кайгыртсак та гөнаһ булмас. Кәҗәнең үзсүзле, ярсу холыклы, бераз иркәрәк, төрле кызык-мызык, мәзәк яратуын әйттек инде. Димәк, Яңа ел кичендә ниндидер үзенчәлекле, гадәти булмаган күлмәк кияргә кирәк. Киемегез ялтыравыклар белән бизәлгән булса, бик яхшы, көяз кәҗә нәкъ шундыйны ярата да инде. Кәҗәнең бөдрә йонлы булуын истә тотып, чәчләрегезне бөдрәләтсәгез дә була.
Кәҗәнең нәрсә яратканы һәркемгә дә мәгълүм - сусыл яшелчәләр, татлы тамыразыклар, баллы җимешләр. Табыннарыгызда табигый ризыклар, яшел аштәмләткечләр күбрәк булган саен, кәҗәнең кәефе артыр. Берүк тозлы-маринадлы нәрсәләр белән мавыкмагыз, кәҗәгә ошамас.
Яңа ел табынына үзенчәлекле ямь өстим дисәгез, өстәлгә бәсле җимешләр куегыз. Бәсне ясау бик гади: 1 аш кашыгы шикәр комын 1 аш кашыгы суда кайнатып чыгарыгыз да, җимешләр өстенә бөркеп, өстән шикәр оны сибегез.
Яңа ел табынына тәмле салатлар рецептларын да тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм Яңа ел