Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Эремчекнең файдасы

Эремчектә аксым, май, кальций тозлары, фосфор күп. Майсыз эремчектә 17 процент аксым (итнең кайбер төрләренә караганда да күбрәк) бар.

Эремчек бавырда май туплануын, тукымалар тыгызлануын булдырмый. Әмма әлеге сөт ризыгында бавыр юлларында тупланучы терлек мае күп. Шуңа да эремчекне даими ашаганда, аңа үсемлек мае өстәргә киңәш ителә һәм эремчекнең майсыз төрләрен сатып алу яхшырак.

Эремчек үзләштерелсен өчен, ашкайнату юлларының бар әгъзалары да күп көч куярга тиеш була. Шуңа да аны көнгә 200 граммнан артык ашарга киңәш ителми.

Эремчек бал, теләсә нинди җиләк-җимеш, җиләкләр, яшелчә, чикләвекләр белән дә тәмле. Эремчекне пешермичә ашау файдалы. Шулай да эремчекле ризыклардан чумар ашы файдалы санала. Аны әзерләү өчен 500 грамм эремчек, 2 йомырка, 1 стакан он, 1 ашкашык көнбагыш мае, бер чеметем тоз һәм тәменчә бал (яисә шикәр комы) салып камыр басыгыз. Камырны он сибелгән куна тактасына салып, 4 өлешкә бүлегез һәм һәр өлешне озынчалап әвәләгәч, вак кына кисәкләргә бүлгәләгез. Чумарларны тәменчә тоз салынган кайнап чыккан суга салып, өскә күтәрелгәнче 5-7 минут пешерегез. Тишекле чүмеч ярдәмендә тәлинкәгә бүлегез һәм каймак салып табынга чыгарыгыз.

Эремчек коймагы да пешерергә мөмкин. Йомшак акмайга (15-20 грамм) 2 йомырка сарысы салып изгәч, аны суы сыгылган һәм уылган эремчеккә (200 грамм) салып болгатыгыз. Йомырканың агын күпертеп, эремчек катнашмасына салыгыз һәм аңа 1 балкашык бәрәңге оны өстәп, сак кына болгатыгыз. Әзер эремчек катнашмасыннан зур булмаган кәтлитләр ясагыз һәм онда әвәләп алгач, үсемлек мае салынган табада кызарганчы ике ягын да кыздырыгыз. Эремчек коймагын яшел тәмләткечләр, каймак яисә бал салып, табынга чыгарыгыз.

Тамак авыртса

200 грамм эремчеккә 2 вакланган башлы суган турагыз. Әгәр эремчек салкын икән, аны җылытыгыз һәм артык суын сыгып алгач, муенга куегыз. Мондый дәвалау бәйләвечен берничә сәгать тотарга да, төнгелеккә калдырырга да мөмкин.

Аяклар даими шешсә

Авырткан урынга эремчекле бәйләвеч кую ярдәм итә. Эремчек корырак булса яхшы. 1 см эремчек сыланган бәйләвечне көндез 3-4 сәгатькә куегыз. Шулай 2 атна дәваланырга кирәк. Көн аралаш аны вак угычтан уылган бәрәңге белән алмаштырырга мөмкин.

Ашказаны әчелеге югары булганда

100 грамм эремчеккә 200 мл әчегән катык, 1/4 стакан сөт салып болгатыгыз да 2-3 сәгать караңгы урында тотыгыз. Ашаганнан соң 40 минут үткәч, аны 3әр ашкашык ашагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев