Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Дөрес туклану буыннарны чистарта

Буыннарга тоз утырганда авырту күзәтелә, кеше авыр хәрәкәтләнә башлый. Мондый хәл күпләргә таныш. Буыннар сәламәт булсын өчен организмны тоз, токсин матдәләрдән чистартырга кирәк. Беренче чиратта күп сыеклык эчү зарур. Әйтик, артроз белән авырганда көн дәвамында, кимендә, 8 стакан су эчәргә киңәш ителә. Компот, морс, шулпа эчү файдалы.

Чәй яки каһвәне үлән төнәтмәләре белән алыштырыгыз. Меңьяфрак, тубылгы, мәтрүшкә, маргаритка, календула, шомырт яфрагы һәм чәчәге, җиләк, карлыган, кура җиләге, чия яфраклары, бөтнек, бадан үләннәре файдалы. Алардан хуш исле чәй пешерергә мөмкин.
Буыннар сәламәт булсын өчен туклану рационын да дөрес итеп сайлау мөһим. Составында пектин, гемицеллюлоз булган ризыклар организмны чистарта. Алар кабак, кәбестә, кишер, чөгендер, алма, груша һ.б. яшелчә, җиләк-җимешләрдә бар. Болар барысы да үзләренә токсин матдәләрне, ризык, дару калдыкларын сеңдерәләр. Әлбәттә, тоз күләмен киметү, тозлы, ысланган, какланган, тәмләткечле ризыкларны азрак куллану сорала. Дөрес туклану гәүдә авырлыгын да нормада тотарга булыша. Ә артык килограмм нәтиҗәсендә буыннарга, бигрәк тә оча-бот буыны, умыртка баганасы, тездәге кимерчәккә көч килә.
Буыннар сәламәт булсын өчен күбрәк балык ашарга кирәк. Ул кальций, фосфор, тимер, А, Е, Д витаминнарына бай. Алар минераллар алмашын җайга салырга ярдәм итә. Әлеге элементлар йомырка сарысы, эремчек, брынза сыры, кузаклылар, редис, салат яфрагы, төсле кәбестә, кыяр, чикләвектә бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев