Дактилоскопик теркәлү ни өчен кирәк?
Бүгенге көндә эчке эшләр органнарының мәгълүматлар банкында бар кеше турында да дактилоскопик мәгълүмат, башкача әйткәндә, бармак эзләре юк. Ә төрле бәхетсезлек очраклары, табигый һәм техноген һәлакәтләр, җинаятьчелек корбаннары булучыларның, шулай ук стресслар яки чирләр аркасында хәтер югалтучыларның кемлеген ачыклауда бармак эзләре бердәнбер чара булып тора.
Әлеге банкта җинаять җаваплылыгына тартылучылар, полиция, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре һәм вазифасы буенча гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган гражданнар турында гына дактилоскопик мәгълүмат бар. Шуңа күрә закон бозмаган гражданнар, бәхетсезлек очрагына юлыккан очракта, еш кына ачыкланмый калалар.
Ирекле рәвештә дактилоскопик теркәлү узу берничек тә кешенең мәнфәгатьләрен кысрыкламый. Киресенчә, бу процедура аларның хокукларын яклау булып тора. Дактилоскопия үткәрү Федераль Законга нигезләнеп башкарыла.
Бүген дактилоскопик теркәлүне район Эчке эшләр бүлегендә дә узарга мөмкин. Моның өчен бүлеккә килеп гариза язарга кирәк. Үзең белән паспорт яки туу турында таныклык (14 яшькә кадәрге гражданнар өчен) алып килергә кирәк. Дактилоскопия мөрәҗәгать иткән көнне үк эшләнә һәм гражданинга бу процедураны үткәнлеге турында белешмә бирелә. Теркәү бушлай башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев