Якты юл
  • Рус Тат
  • Чыршы бизәр чак җитте

    Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Инде кар да күпләп яуды, сәүдә нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар да чыкты. Чыршы алып бизисе генә калды.

    Аларны да саталар инде. Чит илләрдән кайтарылганын сәүдә нокталарыннан инде күптән алырга була. Тик күңел чыршының үзебезнең урманда үскәнен якынрак күрә. Яңа ел бәйрәме өчен дип безнең урманчылар да аны махсус үстерә. Соңгы елларда чүлмәккә утыртылганнары да киң кулланышка керә башлады.
    Белгечләр мондый «урман гүзәле»н теләсә кайдан сатып алмаска киңәш итә. Россельхознадзорның фитосанитар күзәтчелек, бөртек һәм орлык сыйфатын тикшерү бүлеге хезмәткәрләре белдергәнчә, кайбер чыршы, наратларга корткыч бөҗәкләр ияләшергә мөмкин. Җепсел тукыма ашар (еловый лубоед), мыеклач коңгыз һәм башка шундый корткычлар агачларга куркыныч тудыра. Алар кәүсә нематодасы авыруы таратырга җирлек булырга да мөмкин. Әлеге авыруны таратмас өчен республиканың кайбер өлешләрендә һәм күрше төбәкләрдә карантин фитосанитар зонасы игълан ителгән.
    Чыршы ничек авыру тарата алсын инде дип, кайберәүләр бәлки ышанмас та. Үз йортлары белән яшәүчеләр бәйрәмнән соң аны бакчага чыгарып куя, яз ахырына кадәр шунда тота. «Яңа ел гүзәле»ндә корткычлар булган икән, ул бу вакытта башка агачларга күчә. Мондый хәл килеп чыкмасын дисәк, чыршыны чүп савытына ташларга яки мичкә тыгып яндырырга кирәк.
    Төрле хилафлыкларга юл куймау максатыннан декабрь урталарында белгечләр чыршы сатылучы сәүдә нокталарына рейдлар оештыра башлады. Россельхознадзор белгечләре ылыслы агачлар белән сату итәргә уйлаучыларга кичекмәстән тиешле документларны рәсмиләштереп, сатып алучыларга бары тик сыйфатлы чыршылар гына сатуны оештырырга киңәш итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: