Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Әбиләр чуагы урынына... кар

Көн белән төн тигезләшкән 23 сентябрьгә каршы төндә, бөтен кешене шаккаттырып, иртән торган җиргә, дөньяны аклыкка күмеп, ап-ак кар яуган иде. Кинәт кенә көтмәгәндә яуган беренче карга, әлбәттә инде, сөендек. Матур бит, дөнья аклыкка күмелгән. Әле яфраклары да саргаерга өлгермәгән агачлар ак шәлләрен ябынды, машиналар, гомумән, җир кар белән капланды бу көнне.

Ябалак-ябалак яуган кар бөтен республика халкын шаккатырды. Бу көнне бөтен интернет челтәре нәкъ менә беренче кар белән бәйле фото-видеолар белән тулды. Социаль челтәрләрдә утыручыларның барысы да быелның яңа яуган карына соклануын белдерде. Хәтта кемнәрдер кар бабай ясап, интернетка фотосын куйды. Ә кайберәүләр тизрәк машина тәгәрмәчләрен алыштырырга өндәде. Беренче кар республика президентын да битараф калдырмады. Ул да Татарстан халкына хәерле иртә теләп, яңа яуган кар белән котлап, карлы Казан урамы төшкән фотосын куйды. 
Кар явуга сөенүен-сөендек, ә бит, уйлап карасаң, әле сентябрь ае гына. Элегрәк бу вакытта гадәттә «әбиләр чуагы» була иде, җиңелчә генә күлмәкләрдән йөри идек. Шуңа да беренче кар сентябрь ае өчен рекорд булды. Белгечләр әйтүенчә, мондый хәл сентябрь аенда Татарстанда 56 ел элек булган. Димәк, әлеге вакыйгадан соң ярты гасырдан күбрәк вакыт үткән. Халык сынамышлары буенча, беренче кар яуганнан соң бер айдан кыш килергә тиеш. Октябрь ахырыннан ук кыш килүен күз алдына да китереп булмый. Ә белгечләр нәрсә ди соң, безгә алда ни көтәргә? Әлеге сорауларга җавап алу өчен Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә шалтыраттык. Бүлек башлыгы Ирина Трущина безне кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирде. 
«23 сентябрьдә якынча 5-6 мм кар төште. Әлеге карның төнлә явып иртәнгә кадәр эремәве күзәтелде. Бу төньяк циклонның активлыгы белән бәйле. Шуңа да температура бу араларда салкын торачак. Хәзер ул нормадан 6-7 градуска түбәнрәк. Алдагы көннәрдә төнлә һава температурасының -3 -2 градуска кадәр төшүе дә көтелә. Гадәттә мондый һава торышы октябрь урталарында гына булырга тиеш. Мондый хәлнең күзәтелүе Арктикадан салкын һава килүе белән бәйле. Көз айлары шуңа күрә быел салкын һәм карлы-яңгырлы булачак. Ә кыш ноябрь уртасында гына килер дип көтелә», – дип белдерде Ирина Трущина. 
Димәк, әле туннарны чыгарырга иртәрәк, шулай да белгечләр салкын тию ихтималын исәпкә алып, җылы киенергә киңәш итә. Ә ярты гасыр элек булган рекорд 2019 елның сентябрендә кабатланды дип, бу вакыйга тарихка кереп калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев