Без яшәгән тирәлектә үсә торган шифалы үләннәр
Без яшәгән тирәлектә үсә торган шифалы үләннәр
Әрем
Бу үләнне җәй дәвамында җыярга мөмкин. Ул эфир майларына бай. Аны җыюны җәй урталарына калдырып торырга да була. Ул антибактериаль, дезинфекцияләү үзлегенә ия. Депрессия, йокысызлык, бавыр, ашказаны һ.б. авыруларны дәвалаганда кулланыла.
Җир җиләге
Кан составын яхшырта, шеше-нүләрне бетерә, кан тамыры-йөрәк авыруларын кисәтә. Чәчәк аткан вакытында да, җиләккә бөреләнгәч тә җыялар. Җиләген җыеп киптерергә дә ярый.
Бака яфрагы
Бака яфрагын май аеннан августка кадәр төсен яшелдән кызыл я сарыга үзгәрткәнче әзерләргә була. Төсен үзгәртсә, бу үләннең файдалы үзлекләре сакланмый.
Мәтрүшкә
Нерв авыруларын кисәтү, күзәнәкләрне яңарту, иммунитетны ныгыту, депрессиягә каршы тору үзлеге белән файдалы. Чәчәк аткан вакытында җыялар. Дәвалану өчен чәчәге һәм яфраклы өлеше кулланыла.
Сукыр кычыткан
Нерв системасына уңай йогынты ясый, матдәләр алмашын көйли, холестеринны киметә. Чәчәк атканда җыялар. Өске өлешен генә өзегез.
Ромашка чәчәге
Тәндәге җәрәхәтләрне төзәтә, аллергиягә каршы көрәшә. Шулай ук аны астма, аллергик гастрит вакытында кулланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев