Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Бәйрәм күңелле үтсен дисәң...

Бәйрәм ямьле һәм күңелле булып истә калсын өчен чыршы кую һәм куллану, көнкүреш пиротехникасыннан файдалану һәм куркыныч тудырудан саклаучы башка кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри. Һәр елны Яңа ел алдыннан кертелә торган янгынга каршы махсус режим да быел катгыйрак чикләүләрне үз эченә ала. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре укучыларга төп кагыйдәләрне тагын бер...

Махсус режим вакытында предприятиеләрдән бер километр, торак комплекстан 300 метр радиуста пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый. Тыелган зонада пиротехника шартлаткан өчен шәхси затлар 2-4 мең сум, вазифадагы затлар 15-30 мең, оешмалар 400-500 мең сум штрафка тартыла.
Ә чыршыга килгәндә исә, сатып алганда ук аның сертификатлы булуына игътибар итү мөһим. Бары сертификатлы товар гына куркынычсыз булып исәпләнә. Чыршыны авып китмәслек итеп, ныклы нигезгә урнаштырырга кирәк, ботаклары стенадан яки тиз кабынып китүчән башка җирлектән, электр җылыткычларыннан бер метр тирәсе ераклыкта торырга тиеш. Гирляндалардагы лампочкаларның көче күп дигәндә 25 Вт булырга тиеш. Элгәндә үк карау мөһим - электр чыбыгында сынып киткән урыннар булмасын. Шуны онытмагыз - урман гүзәлен заводта эшләнгән гирлянда белән генә бизәгез, кулдан ясалганнарны файдаланмагыз. Чыршыны шәмнәр белән яисә тиз кабына торган уенчыклар белән бизәү тыела. Балаларны марлядан, мамыктан, кәгазьдән тегелгән маскарад киемнәре белән чыршы янына якын җибәрмәгез. Өлкәннәр булмаганда чыршыдагы гирлянданы кабызырга ярамаганын аңлатыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев