Алманы ничек сакларга?
Агачларны дөрес тәрбияләгәндә һәм уңышны саклый белгәндә һәвәскәр бакчачы гаиләсен кыш буена җитәрлек алма белән тәэмин итә ала.
Сортын белү мөһим. Алманың барлык сортын да сакларга салып булмый. Көзге һәм кышкы сортлар гына (кышка чыдам түгел, ә кышкы) яхшы саклана. Алар агачтан җыйганнан соң күпмедер вакыттан гына тәмләнеп җитә. Көзге сортлар җыйганнан соң 10-30 көннән, ә кышкысы, сортына карап, 2-6 айдан өлгерә.
Безнең якларда кышкы «Алсу әнис», «Антоновка, «Башкирский красавец», «Волжское», «Ренет татарский» һ.б. сортлар киң таралган. Көзге сортлар: «Боровинка» (15-30 көн саклана), «Волжская красавица» (1,5-2 ай), «Уральское наливное» (1 ай).
Кайчан җыярга? Агачтагы алмаларның барысы да бер үк вакытта өлгереп җитми. Шуңа өлгергәннәрен сайлап, берничә тапкыр җыярга туры килә. Алманың өлгерүен берничә ысул буенча ачыклыйлар. Беренчедән, алманың сортына хас төскә керүе. Мәсәлән, «Антоновка» өчен ул яшькелт сары. Икенчедән, алманың ботакка ябышып тору көче кимү.
Саклауның үз сере. Алманы агач әрҗәләрдә саклыйлар. Иң элек аларны марганцовканың шәмәхә эремәсе белән йогышсызландыралар һәм яхшылап киптерәләр. Һәр алманы аерым кәгазьгә төрәләр. Яисә алманы яңа пычкы чүбе, вакланган салам яки карабодай кабыгы белән дә аралаштыралар.
Алманы 0...+4 °Слы, дымлылык 85-95% тәшкил иткән урында сакларга була. Мондый шартларны баз, подвал яки идән астында тудырырга мөмкин. Минем алмалар базда тора. Тиешле шартлар булсын өчен базга табигый һава керү һәм чыгу вентиляциясе урнаштырылырга тиеш. Җиләк-җимешне даими тикшереп тору зарур.
Черү билгесе булган җиләк-җимешне шундук алырга кирәк. Черек спораларын күчермәс өчен башка җимешләргә кул белән тимәгез. Кайчак бакчачы черек алманы алу белән башкаларын да тикшерә башлый. Нәтиҗәдә бармакка эләккән чир чыганаклары сәламәт җиләк-җимешләргә дә күчә. Әлеге катлаулы булмаган кагыйдәләрне үтәгәндә Яңа ел, тәҗрибә арткач хәтта май бәйрәмнәренә дә табынга үз алмагызны чыгара алырсыз.
Франс Хәлилов,
танылган бакчачы.
Сәрия Мәрдәнова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев