Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бар республиканы туйдыра ала

Республика районнарында урып-җыюның барышын контрольдә тоту максатыннан Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов соңгы ике атна дәвамында вертолеттан басуларны карап йөри. Татарстан - күп кенә икътисадый күрсәткечләр буенча, шул исәптән авыл хуҗалыгында да, лидер регион булып тора. Җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукцияләре белән бар республиканы туйдыра ала.

2015 елның алты аенда безнең районда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме узган елның шул чоры белән чагыштырганда 20 процентка үскән. Предприятиеләр былтыр ярты елда 8 млрд 106 млн 462 мең сумлык товар җитештерсәләр, быел ул күрсәткеч 9 млрд 768 млн 562 мең сум булган. «Басуда заманча техника йөрмәсә, тармакта заманча технологияләр кулланылмаса, бүген авыл хуҗалыгында берничек тә үсешкә ирешеп булмый. Ә бу бюджет ярдәменнән, республика президент программаларыннан башка мөмкин түгел», - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.

Техниканы яңарту буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре 40ка 60 программасында катнашып киләләр. Алынган техниканың 40 процентына дәүләт субсидия бирә. Быел бу программа кысаларында безнең районга 90 млн сум акча бүлү каралган.

Ике ел инде хуҗалыклар терлекчелек комплексларын капиталь ремонтлау буенча программадан файдаланалар. Быел 100әр һәм 200әр башка исәпләнгән сигез ферма төзекләндерелә. Бюджеттан финанслау күләме 11 млн 600 мең сум тәшкил итә. Силос һәм сенаж чокырлары төзү буенча дәүләт программасында районның дүрт хуҗалыгы катнаша. Аларның һәрберсенә 400 мең сум күләмендә субсидия бирелә. Сәйдәшев исемендәге предприятиедә яңа фермага юл салына. Финанслау шулай ук тулысынча дәүләт исәбеннән башкарыла.

Бәрәңге һәм яшелчә мәйданнарын киңәйтүчеләргә һәр арттыручыларга һәр гектар өчен быел субсидия бирелә башлады. Бу программада «Миңнеханов» фермер хуҗалыгы, «Шилнә» җитештерү кооперативы һәм «Чаллы яшелчәсе» катнаша.

Терлекчелек тармагына килгәндә, быел шәхси ярдәмчел хуҗалыклар 40ка 60 программасы буенча барысы 15 саву аппараты алдылар. Товар бәясенең 40 проценты дәүләттән субсидияләнде. Дәүләт ярдәме белән быел «Касакин» фермер хуҗалыгы нәселле 10 тана алды.

Шулай ук авыл хуҗалыгы оешмаларына кредитлар алганда процентның бер өлешен кайтару, ягулык-майлау материалларын ташлама белән алу буенча игенчелек һәм терлекчелек тармагына караган башка шундый программаларның һәрберсеннән файдаланырга тырышалар районның авыл хуҗалыгы оешмалары. Ярдәмнең һәр төре хуҗалыкларга чыгымнарын киметергә, җитештерүне үстерергә булыша һәм, ниһаять, эштә сизелерлек стимул бирә.

Алмаз Йосыпов, «Шилнә» җитештерү кооперативы җитәкчесе: «Программалар соңгы елларда яхшы эшли башлады. Без быел бәрәңге мәйданын саклаган өчен һәр гектарга 5 мең сум исәбеннән акча алдык. Җирне арттырганга бирелә торган ярдәмне алу өчен документлар тапшырдык. Су сиптерү җайланмаларын реконструкцияләү, мелиорация җиһазы алу буенча программаларда катнаштык. Аларның һәрберсе кооператив кесәсенә саллы ярдәм булды».

Фәнис Харисов, «Кама» агрофирмасының Новотроицкое бүлекчәсе механизаторы: «Әлбәттә, без эшли башлаган 80нче еллар техникасы белән бүгенге техниканы чагыштырырлык түгел. Заманча трактор һәм комбайннарда эшләве уңайлы, җиңел, иркен. Хөкүмәт ярдәм итмәсә, хуҗалыклар үзләре генә боларны күтәрә алмас иде. Ләкин без картаябыз, яшьләрне авыл хуҗалыгына тарту өчен кызыксындыру чараларын арттырсыннар иде. Игенчелек һәм терлекчелек үсешен һич туктатырга ярамый. Чөнки авыл хуҗалыгыннан башка кешелек яши алмый».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев