Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Үзебезнең район сулышы дип укыйбыз

Декабрьнең куанычлы мәшәкатьләргә уралган, Яңа елны өмет-хыяллар белән көткән бу соңгы көннәрендә почта хезмәткәрләре дә бәйрәм алды режимында эшли. Вакытлы матбугат басмаларына, шул исәптән, 36 ел дәвамында район сулышын яктыртып, авыл хезмәтчәннәренең аерылгысыз дустына-фикердәшенә әйләнгән "Якты юл" ("Светлый путь") газетасына 2013 елга язылу кампаниясе төгәлләнеп килә. Электрон мәгълүмат чаралары, интернет...

Бүген районда 3115 кеше - "Якты юл"ны һәм 1378 кеше "Светлый путь" газеталарын алдыра. Иске Дөреш почта бүлеге башлыгы Валентина Шәйдуллина хезмәт күрсәтә торган авылларда да халык бердәй булып район гәҗитенә язылды.

- 30 ел эшләү дәверендә инде гадәткә кергән: бөтен басмалардан аерып, кул иң беренче "Якты юл"га үрелә, юк вакытны бар итеп хәрефен-хәрефкә укып чыгам. Соңгы елларда бигрәк тә матур булып чыга газета, җомга номерын аеруча көтеп алам, хәбәре дә, киңәше дә җитәрлек. Күңелгә яткан язмалар хакында авылдашлар белән дә фикер алышабыз. Район гәҗитен үзебезнеке дип укый халык. Җикәнле Күлдән Бөек Ватан сугышы ветераны 89 яшьлек Зөфәр ага Нәҗметдинов 36 ел рәттән алдыра "Якты юл"ны, 2013 елга да беренчеләрдән булып яздырды, - ди елмаеп Валентина Антоновна.

Кош оясы кебек кенә кысан, юньләп җылытылмый да торган эш бүлмәсендә һәркемне кояш кебек елмаеп каршы алучы бу ханымнан бөркелгән яктылыкка хәйран калырлык. Олысының да, кечесенең дә гозерен бөртекләп тыңлый, ашыкмыйча аңлата. Шушындый уңайсыз шартларда яраткан эшеннән тәм табып эшләүче элемтә ветеранының хезмәт юлы белән кызыксынам. "Мәктәптә укыганда ук һөнәр сайлау темасына сочинениедә почтальон буласым килә дип язган идем. Хыялым - һәр йортка ераклардан килгән хат-хәбәрләрне тапшыру, шатлык-куаныч өләшү иде. шуңа күрә элемтә өлкәсен сайладым," - ди ул.

Реклама

Кайчандыр Казан элемтә техникумын тәмамлап телефонист булып кайткан Валентинаны тыйнаклыгы, кешеләргә ягымлы мөгамәләсе өчен Иске Дөреш халкы беренче көннән үз иткән. Ә уңган авыл егете Заһидулла чибәр керәшен кызына бер күрүдә гашыйк булган һәм кызыл туйлап туган нигезенә алып кайткан. Тату гаиләдә 3 бала да әти-әниләре кебек тыйнак һәм хезмәт сөючән булып үскәннәр. Тормышлары җитеш, матур аларның. Озак еллар ферма мөдире булып эшләгәннән соң Заһидулла лаеклы ялга чыккан, ә Валентина яраткан эшен дәвам итә.

Ул җитәкләгән почта бүлеге Иске Дөреш, Октябрь Бүләк, Җикәнле Күл, Таулы Дөреш, Салих Тукай авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. "Коллективыбыз кечкенә дә төш кенә, бер-беребезне аңлашып эшлибез. Рәзинә Заһидуллина 16 ел инде Иске Дөреш, Таулы Дөреш халкына почта хезмәте күрсәтә. Сүрия Абитова да 6 ел эшләү дәверендә Октябрь Бүләк, Салих Тукай авыллары халкының ихтирамын яулады. Җикәнле Күлдә яшәүче 38 кеше, шул исәптән, 8 пенсионерга үзем хезмәт күрсәтәм. Район хәбәрләре алар өчен сулар һава кебек кирәк, район гәҗитен сәгатен-сәгатькә көтеп алалар. Пенсиясен дә алып барабыз, бөтен түләүләрен дә башкарабыз, әле вак-төяк башка йомышын да кире какмыйбыз. Җәй-көзләрен күбрәк җәяү йөрергә туры килә. Гомумән, безнең һөнәр үз эшенә фанатларча бирелеп, кешеләрне яратып-хөрмәт итеп эшләгәннәрне генә үз итә," - дип сөйләгәннәргә йомгак ясады Валентина Шәйдуллина. Чыннан да, хезмәтләре колачлап алмаслык. 3 почтальон 5 авылда яшәүче 689 кешегә шул исәптән, 223 пенсионерга почта хезмәте күрсәтеп кенә калмый, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык өләшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакытлы матбугатка язылу

2
X