Җәйләүләргә күчкәч, нәтиҗәләр тагын да яхшырды
Бу чәршәмбедә без «Гигант» хуҗалыгының Яңа поселыгында урнашкан җәйге лагерында булдык. Мөгезле эре терлекләр асрауга җиһазландырылган җәйләү, табигатьнең бик матур урынында урнашкан. Безне хуҗалыкның баш зоотехнигы Альмир Гарипов каршы алды.
- Хуҗалыкта 2100 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 660ы савым сыерлары. Аларны 4 бригада савымчылары сава. Һәр бригадага 165 баш сыер туры килә -дип, сөйләп китте ул, мин биргән сорауларга җавап итеп. - Бу җәйләүдә ике бригада терлекчеләре эшли, шулай ук Яңа Сарайлы авылында да нәкъ шундый ук җәйге лагерь бар. Һәр бригадада - бер бригадир, биш сыер савучы һәм ике көтүче эшли. Сыерларның улагына иртән барда салына, сыерлар савылып беткәч, аларны күпьеллык үлән үскән көтүлеккә озатабыз. Көтүдән кайтуга малларга сенаж бирелә, шулай ук улакларында су өзелеп тормый. Берьюлы 20 сыер савыла, аннары сөт турыдан-туры суыткычка җыелып барыла. Анда ул 7-8 градуска кадәр суытыла һәм сөт комбинатына озатыла. Эш шартларына килгәндә, эшчеләр өчен ашау, киемнәрне алыштыру, ял итү бүлмәләре бар.
Саву белән мәш килгән беренче терлекчелек бригадасы янына узабыз. Биредә - бригадир Туйбикә Брусянина икән.
- Без иртәнге сәгать дүрттә эш урынында булабыз, сыерларны җиде тулуга савып бетерәбез. Кичке савым дүртенче яртыдан, сигезенче яртыга кадәр. Сыерлар савылып беткәч, эш урынын чистартабыз - таләп шундый. Ял итү графигына килгәндә, биш көн эшләгәч, һәрберебез бер көн ял итә. Шартлар да, хезмәт хакы да яхшы, зарланырлык түгел, - диде бригадир.
Шушы бригадада сыер савучы булып эшләүче Роза Хәмәдиева белән сөйләшәбез.
- 1983 елда Алексеевский районыннан бирегә килеп төпләндек. Хуҗалыкка эшкә керү белән, безгә фатир бирделәр. Шул вакыттан бирле мин дә, ирем дә терлекчелектә эшлибез. 33 ел эчендә эшемә бар күңелем белән беректем, - ди Роза ханым.
Эш барышын күзәткән арада, күзем чәчәк түтәлләренә төште. Гөлләр арасына уенчык ат, алсу төстәге аюны да утыртып куйганнар. Хезмәтчәннәр төп эшләреннән тыш, матурлык турында да онытмыйлар икән.
Сыер савуны тәмамлаган 2нче бригада эшчеләре янына үтәбез. Монда Рәмзия Харисова бригадасы икән. Яшь сыер савучылар белән сөйләшеп алырга ниятем.
- Мин үзем Күзкәй авылыннан. Хуҗалыкта эшли башлавыма быел бер ел булды. Ирем Ирек биредә - тракторчы. Эшченең кадере бар монда. Эшли башлауга коттедж бирделәр, поселогыбыз бик матур. Эшеңне олылап, кайгыртучанлык күрсәтеп торгач, югары нәтиҗәләргә дә ирешәсе килә. Шуңа күрә көчемне кызганмый эшлим, - ди Айгөл Димөхәммәтова.
Эшчеләр белән аралашкан арада, җәйләүгә хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов үзе дә килеп җитте.
- Безнең эшчеләр барысы да тәҗрибәле, эшләрен намус белән башкаралар. Шәһәр катында гына яшәсәк тә, кадрларга кытлык юк. Терлекчелектәге эш нәтиҗәләренә килгәндә, хуҗалыкта көн саен 12 тонна тирәсе сөт савыла. Бу шартлы баш исәбенә күчереп исәпләгәндә, 18 килограмм дигән сүз. Узган ел белән чагыштырганда күрсәткечләрне арттыра төштек. Инде күп еллар буе, савылган сөтне «Челны-Холод» комбинатына 17 сум 90 тиеннән җибәрәбез. Билгеле инде, бу бик түбән бәя. Әле беренче июньнән бөтенләй 17 сум 20 тиенгә калачак. Сөт - тиз бозылучы продукт. Бәя түбән дип, кабул итүче компанияләр белән сүзгә килеп булмый. Хезмәт хакына килгәндә, эшчеләр аена уртача 20 мең сум ала. Хуҗалыкка эшкә килергә теләүчеләр байтак, күп еллар эшләүчеләр дә юк түгел. Алга таба, савылган сөт күләмен арттыру планлаштырыла. Яңа таналар төркеме әзерлибез - сөт күләме 2 тоннага артыр дигән өмет бар. Шулай ук көз көне 200 баш сыерга исәпләнгән бер саву залы эшли башларга тиеш - дип, планнары белән уртаклашты төпле фикерле, зирәк җитәкче.
Менә шулай эшли «Гигант» хуҗалыгы терлекчеләре. Җиренә җиткереп эшләр өчен шартлары да, мөмкинлекләре дә булгач, биредә эшләүчеләрнең йөзләрендә гел елмаю, ә кәефләре күтәренке.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев