Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яз – чәчәкләр, авыл чеби-бәбкәләре белән ямьле

Авылда һәр йортта кош-корт асрыйлар. Ишле гаиләме, ялгыз гына яшәүче әбиме - һәркайсының ишек алдында, сараенда ким дигәндә берничә тавыгы була. Хикмәт шунда: кош асрауның мәшәкате дә азрак, ул хуҗаларын ит, йомырка белән дә тәэмин итеп тора. Шуңа күрә кош-кортка булган ихтыяҗ кимеми, ә киресенчә, елдан-ел үсә генә. Шуңа күрә...

Яз җитү белән авыл халкы кош-корт үрчетә башлый: чебиләр, каз-үрдәк бәбкәләре сатып ала. Фермерлар өчен дә бу - эш кайнап торган ел фасылларының берсе.

Кош үстерүнең нәрсәсе бар?

Яңа Җирекле авылында яшәүче, күпләргә таныш фермер Наил Фәррахов янына барганда менә шундый сорау туды. Дөресен генә әйткәндә, бик азлар гына бу хакта уйланып карыйдыр. Авылда туып-үскән кеше буларак, әлеге эшнең мәшәкатьле булуын чамалый идем. Ләкин аның никадәр нечкәлекләре булуы, төрледән-төрле шартларга бәйлелеген башыма да китереп карамаганмын!
Наил Мәүләви улы мине килеп җитүгә үк хуҗалыгында каршы алды. Бик мөлаем һәм ачык кеше булып чыкты ул. Шуңа күрә аралашу да бик иркен, кызыклы үтте.
Наил абый белән иң элек чеби чыгару цехына юнәлдек. Цехка килеп керү белән биредә бик җылы, иркен булуына исем китте. Тагын бер күзәтү: кошчылык фабрикаларында булган зәһәр иснең монда әсәре дә юк. Киң, якты коридорның ике ягында зур инкубатор шкафы тора.
- Цехыбызда һәркайсы 14000-14500 тавык йомыркасы сыешлы ун инкубатор шкафы бар. Аларның алтысында + 37,7 температура режимында йомыркалар 18 көн тора. Аннан соң алар тагын икенче инкубаторга күчерелеп утыртыла. Башка температурада эшләүче әлеге 4 инкубаторда 3 көннән соң чебиләр чыга, - дип сөйли фермер. - Инкубаторның эшен оператор даими тикшереп, контрольдә тота. Безнең эштә ансыз мөмкин түгел. Чебиләрне инкубатордан чыгару эше исә иртәнге якта башкарыла. Эшчеләр яшь кошны иң әүвәл тавык-әтәчкә аерып бүләләр, аннары вакцинация ясыйлар. Инде бу эш тәмамлангач, бушап калган савытларны юып-чистартып, аларны янә йомырка белән тутыралар һәм инкубатор янә эшкә керешә, - дип сөйли Наил Фәррахов.
Инкубаторга салынучы йомырканы да фермер әллә каян читтән кайтартмый. Менделеевск шәһәрендә аларның ата-ана функцияле 8400 тавыклары бар икән. Узган елда Чехиядән кайтартылган бу тавыклар инкубатор өчен тәүлек саен 5500-6000 йомырка сала.
Инкубатордан соң чебиләр цехның махсус бер бүлмәсендә ныгып, берничә көнлек булып үсәләр. Биредә бик эссе булып чыкты. Температура плюс 33-34 градус тирәсе. Шуңа күрә дә хуҗалыкта кош караучы Ләйсән Вәлиуллина бик җиңелчә генә киенеп, чебиләргә суын, җимен салып йөри иде.
Инкубатордан тыш, Наил абыйның Иске Җирекле авылында да фермасы бар. Анда ул кош үстерү белән генә шөгыльләнә. Үстерә дигәч тә, бик җиңел генә үсми шул алар.
Әлеге хезмәтнең үз чыгымнары, үзенчәлекләре бар. Бу кадәр кошны ашату өчен генә дә сезонына 1500 тонна катнашазык тотыла. Аннары эшче куллар белән дә проблемалар бар.
«Фәррахов» КФХында барлыгы 8 кеше эшли. Язгы вакытта исә аларның саны 15кә җитә. Эшчеләрнең шактые - урта һәм пенсия яшендәге кешеләр. Хезмәт хакына килгәндә, авыл кешесе өчен ул ярыйсы гына, уртача 16500 сум.
Нинди генә кыенлыклар булса да, Наил Фәррахов аларны тыныч кына хәл итәргә керешә. Шөкер, ул кошчылык эшен тирәнтен, эчтән белә. Күп еллар кошчылык фабрикаларында, Саратов шәһәрендә кошчылык буенча фәнни хезмәткәр булып эшләгән. Моннан кала Наил абый - әлеге тармакка кагылышлы уку йортында аспирантурада укып, диссертация яклаган кеше. Шуларны искә алсаң, аның үз эшен бик яхшы белгәненә инанып, җитештерелгән продукциянең сыйфатлы булуына ышанасың.

«Эшләгәнебез кредит түләргә китә»

Наил Фәррахов белән бер вакытта кошчылыкта эшли башлаган фермер Ренат Ханов биләмәсендә дә җитешлек хөкем сөрә. Биредә алар бөтен гаиләсе белән эшли. Ренат абыйның җәмәгате Гөлнур ханым, кызы Чулпан, кияүләре Михаил биредә эшлиләр. Әлбәттә, алардан кала хуҗалыкта башка эшчеләр дә бар. Ләкин хуҗа кешенең эш урынында торуы хәерле шул.
Ренат Хәниф улы Калинино авылына килгәндә, аны таушалып, җимерек хәлдәге фермалар гына каршы алган. Аларны әкренләп үз көче белән төзекләндергәннән соң, шунда тавык үрчетә башлаган. Егерме елдан артык кошчылык тармагында эшләгән фермер шул вакыт эчендә 4 яңа объект төзегән. Әлбәттә, әлеге эшне ул кредит алмыйча гына башкарып чыга алмаган.
- Ферма төзү өчен 3 млн сум күләмендә грант откан идек. Ләкин әлеге акчаларны көтеп тора алмадык: кредит алып, ферма төзеп куйдык. Чөнки безнең хезмәттә кул кушырып, нидер көтеп утырып булмый. Эшләргә, тырышырга кирәк. Фермерның бит аның һәр минуты санаулы, - дип, Ренат абый хуҗалыктагы кыенлыклар турында сөйләп үтте. - Грант буенча алынырга тиешле акча әле генә килеп җитте. Ләкин ул да ферма төзеп кую өчен җитәрлек түгел. Шуңа күрә кредит алмыйча гына булмас иде. Хәзер исә кош үстереп сатудан алынган керем нигездә шул кредит бурычларын түләргә, кошны азык белән тәэмин итүгә, башка чыгымнарга тотыла...
Кредит мәсьәләсенең никадәр четерекле икәнен район җитәкчелегенә фермерлар һәрдаим искәртеп кенә торалар. Февраль ахырында Мәскәүдә узган фермерлар съездында да кредит ставкаларын киметү, фермерлар өчен кулайрак итү турындагы сорау күтәрелеп, ил җитәкчелегенә җиткерелгән иде. Крестьян-фермер хуҗалыкларын тотучылар өчен әлеге мәсьәләнең тиз арада хәл ителәсенә, фермерларның эше җиңеләячәгенә ышанасы килә. Тик әлегә җигелеп эшләргә генә кала.
Ренат Ханов та тик тормый. Һәрвакыт хәрәкәттә. Бүгенге көндә хуҗалыкта булган 85000 баш тавыкны үстерергә кирәк. Ашатуга килгәндә, ел әйләнәсендә биредә 600-700 тонна азык тотыла. Монда катнашазык та, борчак, бодай, арпа да керә. 150 гектар җирдә үзләренең техникалары белән ел саен бодай, арпасын чәчәләр. Ләкин ул гына җитми, сатып алырга да туры килә.
- Тавыкларны 4 айга кадәр үстереп сатабыз. Аннан кала бройлерларыбыз, үрдәкләребез дә бар. Үзебезнең инкубаторыбыз булмагач, бер тәүлеклек яшь кошларны читтән алып кайтып үстерәбез, - ди Гөлнур ханым, сүз кош сатуга кергәч. - Тырышабыз инде. Авырлыкларга, төшенкелеккә бирешергә ярамый. Шулай да, шәхси хуҗалыкта эшләүчеләрнең хәленә кереп, кредит алу шартларын, кәгазь эшен җиңеләйтсәләр, бик рәхмәтле булыр идек, - диде Гөлнур Ханова.

Кошчылыкта эш туктап тормый

«Хөснуллин» КФХнда да исә без килгәндә эш гөрли иде. Шилнәбаш авылы башындарак урнашкан хуҗалыкның ишегалдында бер-бер артлы йөк машиналары, җиңел автомобильләр тезелгән. Эчтәрәк урнашкан биналарның берсе янында машинага урнаштырылган тимер читлекләргә эшчеләр тавык төяп торалар.
Иң элек, хуҗалыкның конторына юнәлдем. Килеп керешкә мине бусагадан ук Зөлфирә Хөснуллина каршы алды. Бу мөлаем, елмаеп торучы чибәр ханым крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илфат Хөснуллинның әнисе булып чыкты.
Хуҗалык улы исеменә теркәлсә дә, Зөлфирә ханым бөтен җаваплы карарларны үзе хәл итә, заказ бирүчеләр, кош азыгы сатучылар белән эшли.
- Без 1992 елдан бирле кошчылык белән шөгыльләнәбез. Мәрхүм тормыш иптәшем Зиннур белән башлап җибәргән идек. Бүгенге көндә биредә ике улым: Айрат һәм Илфат белән эшлибез. Безгә ярдәм итүче эшчеләребез дә җитәрлек. Олы улым Айрат - белгечлеге буенча зоотехник. Хуҗалыктагы бөтен технологик эш өчен ул җаваплы. Кече улым Илфат исә - инженер. Техниканы, җиһазларны карап-тикшереп кенә тора. Ә мин КФХның икътисади эшләрен алып барам, - дип сөйләде Зөлфирә ханым.
Хуҗалыкта Хөснуллиннар тавык үстерү белән генә шөгыльләнмиләр. Халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртып, алар каз-үрдәген, күркәсен дә үстерәләр. Биредә, «Фәррахов» фермер хуҗалыгындагы кебек үк, кошны инкубаторда үзләре чыгарып, үзләре үстереп саталар. Аерма тик шунда гына: нәсел тавыклары булмаганлыктан, Хөснуллиннар инкубаторга йомырканы Удмуртия республикасыннан алып кайтып салалар. Якын киләчәктә үзләрендә дә нәсел тавыкларын булдырырга ниятләре бар. Шунысы да кызык, биредә инкубаторлар язын гына түгел, көзен дә эшли икән. Яз көне күбесенчә халыкны яшь кош белән тәэмин итү өчен булса, көзен хуҗалыкта кош башын арттыру максатларыннан чыгып эшләтәләр.
Әлеге вакытта крестьян-фермер хуҗалыгында 165000 баш кызыл тавык үстерәләр. Язгылыкка 50 мең баш үрдәк, 10 мең баш каз һәм тагын шуның кадәр күркә үстерергә ниятләре бар. Бу кадәр кош-корт өчен азык та күпләп кирәк.
- Кошларга азыкны без үзебез җитештермибез, сатып алабыз, - ди Илфат Хөснуллин, биләмәләрне карап йөргәндә. - Бер сезонга кошларга якынча 1 тонна катнашазык ашатабыз. Кош күп ашый бит ул. Үсә башлагач бигрәк тә. Шул сәбәпле азык сатып алу өчен дәүләт ярдәменнән файдаланабыз. 290 мең сумлык субсидия акчасына бодай, арпа сатып алдык, - диде ул.
Аннан кала «Хөснуллин» КФХнда башка хуҗалык эшләре дә шактый. Зөлфирә апаның әйтүенчә, биләмәләрендәге бер ферманы тулысынча төзекләндерәсе, тагын икесенең түбәләрен алыштырып, калай ябасы бар. Хуҗалыкка газ кертү теләге белән дә янып йөриләр икән. Ләкин әлегә бу эшне башкарып чыгар өчен финанс мөмкинлекләр юк.
Кошчылык тармагының кыен яклары да бар, әлбәттә. Әмма Зөлфирә ханым зарланмады. Кошчылыкта ике дистә елдан артык эшләп, замана шартларына яраклашып, киртәләрне ерып чыгарга өйрәнелгәндер, күрәсең. Ләкин хушлашкан чакта ул шундый сүзләр әйтте: «Кошчылык белән шөгыльләнүнең үзенчәлеге - аның бертуктаусыз, тәүлек буена дәвам итүче хезмәт булуында. Эшчеләребез сменалап төнгелектә эшләсәләр дә, без хуҗалыкны бер генә минутка да күз-колаксыз калдырмыйбыз. Балаларым белән тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чиратлашып эш урынында утырабыз. Шунсыз мөмкин түгел. Чөнки хуҗа кеше һәрнәрсәдән хәбәрдар булып, нинди генә хәл чыкса да аны ашыгыч хәл итәргә әзер булырга тиеш», - диде.

Сүз ахырында

Яңа Җирекле, Калинино, Шилнәбаш авылларында булган әлеге сәфәрем вакытында шундый бер нәтиҗәгә килдем: күп еллар буе билгеле бер тармакта эшләп, шактый тәҗрибә туплаган фермерга да гомере буе нәрсәгәдер өйрәнергә, заман сулышын тоеп, яңадан-яңа шартларга яраклашып яшәргә туры килә. Ә алар бер генә дә җиңел түгел. Аеруча авыл җирлекләрендә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә.
Наил Фәррахов, Ренат Ханов һәм Илфат Хөснуллиннарның крестьян-фермер хуҗалыклары белән танышкач, һәркайсында уртак проблемалар, кечкенә җиңүләре булуын билгеләп, үземә шәрехләп куйдым. Аларның сабырлыклары, тырыш булулары, үҗәтлекләре күңелдә бары соклану һәм хөрмәт хисләре калдырды.
Үз көчләрен фермерлык сукмагында сынап карарга теләүчеләр өчен мондый шәхесләрнең бай тәҗрибәсе - чын табыш. Язмамны төгәлләп, аларга бары уңышлар, гаилә ныклыгы һәм сәламәтлек кенә телисем килә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: крестьянфермер хуҗалыкларында

2
X