Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яз ашыктыра

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 19 апрельгә күп хуҗалыклар күпьеллык үләннәрне тырмалауны уңышлы дәвам итәләр. Бу агротехник чара районда 20 процентка үтәлде, ягъни пландагы 11573 гектарның 2285 гектары тырмаланды. Әлеге эшне "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Ирек", "Камский", "Алмаз" хуҗалыгы механизаторлары оешкан төстә башлап җибәрделәр, алар 47-30 процент мәйданда...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 19 апрельгә күп хуҗалыклар күпьеллык үләннәрне тырмалауны уңышлы дәвам итәләр. Бу агротехник чара районда 20 процентка үтәлде, ягъни пландагы 11573 гектарның 2285 гектары тырмаланды. Әлеге эшне "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Ирек", "Камский", "Алмаз" хуҗалыгы механизаторлары оешкан төстә башлап җибәрделәр, алар 47-30 процент мәйданда үләннәрне тырмаладылар инде. Көннәр яхшы торуга карамастан, кайбер хуҗалыкларның күпьеллык үләннәрне тырмалауга керешеп китә алмаулары аңлашылмый.

"Камский", "Ирек" хуҗалыгы, "Кама" агрофирмасы механизаторлары туңга сөрелгән мәйданнарда дым каплауга керештеләр. Районда бу эш 160 гектарда башкарылды. Күпьеллык үләннәрне тукландыру да киң җәелә. Соңгы берничә көндә районда 1914 гектар үлән тукландырылды. Бу планга карата 17 процент дигән сүз. Хәзер язның һәр сәгате кадерле. Мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: књпьеллык њлђннђр