Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яңа паркта нинди чәчәкләр үсәчәген, нинди сыннар булачагын халык үзе хәл итәчәк

Быел районда яңа объектлар шактый ачылды. Яңа ФАПлар, мәдәният учаклары, балалар бакчалары, авыл халкының көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән төрледән-төрле яңа социаль объектларга һәммәбез дә чын күңелдән сөенәбез. Әле күптән түгел генә Сосновый Бор поселогында балалар бакчасы, Комсомолецта - күпфункцияле үзәк ачылган булса, үткән шимбәдә районда тагын бер зур - Круглое Поле...

Җомга көн белән чагыштырмача салкынча, күк йөзен сарган соры болытлы һәм иртән-иртүк яуган яңгырлы шимбә иртәсе Круглое Поле поселогында үтәсе зур тантаналы чарага комачау итмәс микән дигән уй сызылып узган иде. Борчылуым юкка булган икән. Круглое Полега килеп кергәч тә, күз алдында матур манзара пәйда булды. Элек ташландык, шыксыз бараклар торган урында киң, юллары таш белән түшәлгән, шәһәр паркларындагы кебек нәфис эшләнгән скамейкалар, фонарьлар торган яңа паркка карап туярлык түгел. Шунда ук агач үсентеләрен дә утыртып куйганнар. Әле кайчан гына ташландык хәлдәге бу җирнең шулай үзгәрәсен күпләр күз алдына да китерә алмагандыр. Бар поселок халкы өчен уйланылып эшләнгән парк булганга, биредә балалар өчен дә, яшьләр, өлкән яшьтәге кешеләр өчен күп нәрсә эшләнгән. Әйтик, сабыйлар өчен балалар мәйданчыгы - поселокта яшәүче балаларның иң яраткан ял һәм уен урыны булыр шәт. Менә бит ничек таудан шуып төшәр өчен чират торалар, икенчеләре асылмалы юлдан ярыша-ярыша йөгерә. Кая гына күз атма, бөтен җирдә төзеклек, эшнең җиренә җиткереп эшләнгәне күренеп тора. Шулай да паркта эшлисе эшләр бар әле. Аны ачу тантанасында район башлыгы Васил Хаҗиев та бу хакта әйтте.

- Өч ел элек кенә әлеге урында ташландык бараклар тора иде. Менә Парклар һәм скверлар елы кысаларында биредә гөлбакча ясадык. Шулай да эшләр әле тәмамланмаган. Ирешәсе ниятләр җитәрлек. Әле шушы урында сәүдә ноктасы булдыру, халык өчен җәйге кафе ачу теләге белән янып йөрибез. Киләсе елга менә шул эшләрне эшләп кую теләге бар. Аннары без шушы поселокта яшәүчеләр арасында, мәктәптә әлеге паркны тагын да төзекләндерүгә, матурлауга юнәлдерелгән конкурс уздырырга кирәк дигән карарга килдек. Кыш буе әлеге бәйге кысаларында язын биредә нинди агачлар, нинди чәчәкләр утырту, сыннар белән бизәү турында тәкъдимнәр кабул ителәчәк. Ышанам, әлеге ял паркы сезнең һәм балаларыгызның иң яраткан ял итү урыны булыр. Һәммәгезне дә шундый матур парк ачылу белән котлыйм! - диде ул.

Чыннан да, Круглое Поле поселогында шундый паркны булдыру өчен шактый акчалар, хезмәт кертелде. Программа кысаларында республика бюджетыннан әлеге максатка 9 млн 912 мең сум, район бюджетыннан табигатьне саклау чаралары кысаларында 4 млн 73 мең сум күләмендә акча бүленде. Төп эшне биредә «КАМСТРОЙФОН» подряд оешмасы башкарган. «Тукай су каналы» җәмгыяте башлыгы Григорий Петров исә парк капкаларын ясаткан. Подряд оешмасы җитәкчесе Олег Федоровка һәм Григорий Петровка башкарган эшләре өчен район башлыгы кулыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Сәхнәдән әйтелгән җылы теләкләрдән, котлау сүзләреннән соң паркта чын-чынлап бәйрәм рухы хөкем сөрде. Балалар өчен рәсем конкурслары, шаян клоуннар белән кызыклы уеннар, бәйгеләр узды. Чаллының «Визит» джаз төркеме, район артистлары, фольклор коллективлары матур концерт номерлары, дәртле җырлары белән килгән кунакларның күңелләрен күрде.

Парк ачылу уңаеннан илле тугыз яшьлек Галина Багабаева да үзенең кичерешләре белән уртаклашты. Ул бирегә кечкенә оныгы Риана белән килгән.

- Поселогыбызда шундый парк булуына сөенеп бетә алмыйбыз. Монда бик күңелле, матур. Ул безнең төп ял урыны булыр дип уйлым. Әйе бит, кызым? - диде ул, оныгына дәшеп.

Менә шулай күңелле һәм матур ял иттеләр Круглое Поле халкы шимбә көнне тәүге тапкыр ачылган яңа паркта.

P. S. Паркны ачу тантанасыннан фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев