Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яңа Байларның яңартылган кибетеннән кеше өзелми

Узган атнаның шимбәсендә Яңа Байлар авылында зурлап яңа кибет ачтылар. Элек шушы бинада бер РайПО кибете генә эшләгән. Ләкин товары да исем өчен генә кайтарылган, эшләү өчен шартлары да булмаган. Әлеге бинаны Боерган авылы эшмәкәре Айрат Арсланов үзенә алгач, кибетнең йөзе бөтенләй үзгәргән. Бүген авыл халкы сәүдә хезмәтенең шулай оештырылуына...

Яңа Байларда бүген йөздән артык хуҗалык исәпләнә. Бик кечкенә булмаса да, ул районның кече авыллары рәтенә керә. Биредә яшәүчеләрнең күпчелеге пенсия яшендә, шулай да яшьләр дә юк түгел. Соңгы елларда йорт салып биредә төпләнеп калган гаиләләр байтак. Мәктәп яшендәге - 10, мәктәпкәчә яшьтәге 5 бала бар. Кызганычка, бакча да, мәктәп тә авылда юк. Балалар барысы да терәлеп торган Күзкәй авылына йөриләр.
Кибет авылның үзәгендә урнашкан. Без авылның әлеге «сәүдә йорты»на тантаналы ачыштан соң ике көн үткәч, дүшәмбе көнне бардык. Без килеп җиткәндә авылның старостасы Әзһәр Габделхаков һәм бер төркем апалар шатлыклары белән уртаклашырга дип көтеп торалар иде инде. «Узган ел шушында ук, үзәктә, республика программасы кысаларында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылган иде. Аңа да бик сөенәбез. Элек медпункт бинасы бөтенләй юк иде. Фельдшерыбыз Айгөлгә өйдән-өйгә йөреп эшләргә туры килде, - ди авыл халкы. - Хәзер менә кибеткә дә киләбез, шунда медпунктка кереп уколын да кадатып чыгабыз. Шундый уңайлыклар тудыручыларга без бик рәхмәтле», - диләр алар беравыздан.
Гомумән, Яңа Байлар халкы соңгы арада авылда булган уңай үзгәрешләргә бик шатлана. Былтыр шулай ук Күзкәй белән ике арага һәм үзәк Октябрьская урамына асфальт юл салганнар, су башнясын зурайтканнар. «Хәзер авылның икенче урамына юл саласы калды. Аннары, тагын бер хыялыбыз бар: менә шушында - авылның үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл куярга иде», - дип теләкләрен җиткерәләр алар.
Ә кибетне яңарту эше болайрак башланган. «ФАП төзелеше барган вакытта район башлыгы Васил Хаҗиев һәм район хезмәтләреннән башка җитәкчеләр килгәннәр иде, - дип сөйли Әзһәр Гаяз улы. - Шул көнне алар РайПО кибетенә дә сугылдылар. Ул чакта бу бина ташландык йорт сыман иде. Стеналар ярылган, бар җирдән искелек бөркелә. Товар юк. Авыл халкы аптырагач Күзкәйгә йөри иде». Җитәкчелек Айрат Арслановка чыга һәм эшмәкәр бу кибетне РайПОдан сатып алып, ремонтлап, авыл халкына сәүдә хезмәте күрсәтергә ризалык бирә. Сату бер көн дә өзелеп тормый. Иске киштәләргә булса да, Арсланов товарны кайтарып тутыра. Ә ремонтны әле күптән түгел - декабрь аенда гына ясаганнар: кибетнең түбәсен яңадан япканнар, эчләгәннәр, яңа киштәләр куйганнар, җылы идәннәр җәйгәннәр, ишек-тәрәзәләрне алмаштырганнар, җылытуны электрга көйләгәннәр. «Уңайлы шартларда эшләү үзе рәхәт. Ассортиментның бай булуыннан канәгатьлек кичергән сатып алучының рәхмәтен ишетү дә күңелле», - ди сатучы Зөлфирә Низамова.
Чыннан да, бүген кибеттә көнкүреш кирәк-яракларының да, ашамлыкларның да ниндие генә юк. Пилмән, кыстыбый, котлет кебек ризыкларны үз цехында җитештерелгәнне кайтара эшмәкәр. Шунда ук пешерелгән пирогларны, ипине бик яратып ала авыл халкы. «Инде өйдә ипи салмаска өйрәнеп барабыз, көн саен яңа пешергәнне кибеттән килеп алабыз», - диләр Миңнур, Фәнисә, Гәүһәрия, Җәүһәрия, Рәмилә, Роза, Нәкыя, Фәния, Гөлзимә, Гөлия апалар.
Кайбер кече авылларның төшләренә дә кермәгән шундый уңайлыклар тудырыла икән, әлбәттә, сөенәләр биредә гомер итүчеләр. Ә бер кибет авылга бик кирәк инде ул. Якын дисәк тә, 70-80 яшьлек әби яки бабай өчен Күзкәйгә барып йөрү бик үк рәхәт булмагандыр. «Кибетебез эшләп торсын, Зөлфирәбез сатып торсын, яңа пешкән икмәкләребез табыннарыбызны баетсын», - дип изге теләкләрен җиткерәләр апалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев