Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яңа Байлар авылында модульле ФАП куллануга тапшырылды

Районда тагын бер модульле фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды. Бу юлы әлеге сөенечле вакыйга Яңа Байлар авылында булды. Аны ачу тантанасына авыл халкы җыелган, аларның сөенечләрен уртаклашырга кунаклар: муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, Президент Аппаратыннан Фәнис Нуриев, шәһәр башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Шәрәфетдинов, районның баш табибы Галим Сабирҗанов,...

Яңа бинаның тышы төсле шарлар белән бизәлгән. Талгын музыка агыла. Тантанага килүчеләр өчен чәй өстәле әзерләнгән, кайнар коймак пешеп тора. Бер читтәрәк авылның әбекәйләре тезелеп утырган. Табигатьнең дә иң матур мәле: агачлар яфрак ярган, урамнарны хәтфә үлән каплаган. Бу хозурлык бәйрәмгә онытылмаслык төсмерләр өсти. Шифа йортын файдалануга тапшыру тантанасын авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев ачып җибәрде һәм сүзне район башлыгы Васил Хаҗиевка бирде.

- Кыска гына вакытта зур эш эшләнде, тиз арада бинаның урыны сайланды, кыргый агачлардан чистартылды. Төзүчеләр дә озак көттермәде, суы да керде, кирәкле җиһазлар да кайтарылды. Бер-ике ай дигәндә медпункт әзер булды. Урыны бик дөрес сайланды: мәчет янәшәсендә, авыл уртасында. Шифа үзәге тәнне дәваласа, мәчет рухны сәламәтләндерә. Районда авылларның яртысыннан артыгы медпунктлы булды инде. Модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү республика программасы буенча тормышка ашырыла, быел тагын бер ФАП әлеге программа буенча эшләнәчәк. Тагын икене район көче белән төзергә планлаштырабыз. Алар башлыча кече авылларда җиткерелә. Халыкка хезмәт итә торган мондый биналарны файдалануга тапшыру - үзе бер куаныч. Күреп торасыз, бина бик матур эшләнгән, ул дәвалау гына түгел, авыруларны булдырмау чараларын күрү, авыл халкының сәламәтлеген саклау үзәге булсын, - диде Васил Гариф улы.

Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау департаменты җитәкчесе Илнур Хәсәнович авыл халкын әлеге сөенечле вакыйга белән котлады, төзүчеләргә ихлас рәхмәтен белдерде. "Кече авылда мондый медпункт төзү - мәгънәле эш", - диде ул. Хак әйтә баш табиб. Авылларда башлыча өлкән яшьтәге кешеләр яши бүген. Алар сугыш еллары балалары - үсмер чакларында ук тормыш тәртәсенә җигелгән, авыр хезмәттә имгәнгән, сәламәтлекләре какшаган кешеләр. Менә мондый шифа йортлары төзү аларның сәламәтлеген кайгырту, чыннан да, мәгънәле гамәл.

- Бергәләп алынгач, киңәшләшеп, бер максатка эшләгәч, нәтиҗәсе дә була, - диде районның баш табибы Галим Габбасович. - Менә тагын яңа ФАП ачабыз, куанычлы вакыйга. Халыкка хезмәт итсен, без үз тарафыбыздан ул уңышлы эшләсен өчен мөмкинлекләр тудырырга тырышырбыз.

Әлбәттә, авыл җирлеге башлыгы Эдурд Рәкыйповичка, "Ярыш" хуҗалыгы җитәкчесе Расим Мансуровичка да рәхмәт әйтәсе килә: төзүчеләргә эшләү, яшәү өчен шартлар тудыру, бина төзү өчен урын әзерләү алар җилкәсенә төште, аларга да байтак "чабарга" туры килде. Эшне тизләтү, өзеклекләргә юл куймау өчен аларның да ярдәме кирәк иде. Авыл халкы белән сөйләшкәндә алар исеменә ихлас рәхмәт сүзләре әйттеләр.

- Мин шушы авыл баласы. Шушы урамнарда уйнап үстем. Рәтле-башлы медпункт булганы юк иде, шулай булса да, шәфкать туташы Гөлнара Нурмөхәммәтова авыл халкын ярдәмсез калдырмады, шартлар юк дип тормады - тырышты. Инде менә шушы уңайлы, матур бинада рәхәтләнеп эшләсен. Авылыбызда шундый шифа йорты җиткергән өчен Васил Гариповичка, Галим Габбасовичка, төзүчеләргә, район ТКХ җитәкчелегенә рәхмәт, - диде үзенең чыгышында "Ярыш" хуҗалыгы җитәкчесе Расим Шәйхаттаров.

Авыл бригадиры Әзһәр Габделхаков та авыл халкы исеменнән ихлас рәхмәт сүзләрен белдерде.

- Еш кына авыл бетә, ул кемгә кирәк, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Кайда ничектер, безнең авыллар яши, яңара. Иң башлап, безнең "Ярыш" хуҗалыгы бетмәде, эшли, продукция җитештерә, яши. Урам буйлап йортларны гына карагыз: яңарталар, матурлыйлар, ихаталарны ныгыталар. Өйләргә газ, су кергән. Авылларыбыз чиста булсын өчен урамнарга чүп савытлары куелган. Әнә ике авыл арасына юл салдылар, юлларны карап торалар. Кышын нинди генә буран булмасын, иртән торуга трактор белән урамны ялт итеп чистартып киткән булалар. Инде менә бөтен уңайлыклары булган медпункт та төзеп куйдылар. Район, хуҗалык җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәт.

Тантаналы мизгел - авылның өлкәне Миннур апа Бадыйкова, район башлыгы Васил Хаҗиев, районның баш табибы Галим Сабирҗанов, Күзкәй амбулаториясе җитәкчесе Фәнис Шәйхелисламов, милли киемнәр киенгән кызлар кулындагы ипекәйдән, чәк-чәктән авыз итеп, бина ишеге аркылы сузылган ал тасманы кисәләр. Авыл халкы эчкә уза. Сокланырлык аклык монда, өр-яңа медицина җиһазлары куелган. Авыруны кабул итү, дәвалау бүлмәләре аерым. Бүген үк эшләп китү өчен бөтен шартлар бар монда. Кече авылга ясалган бу олы бүләкне авыл халкы әнә шулай чиксез рәхмәт хисләре белән кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: модульле ФАП