Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Вилданов» хуҗалыгында яшькә түгел, эшкә карап хезмәт хакы түлиләр, эш шартлары тудыралар

- Арышны бүген суктырырып бетерәбез, Алла теләсә! Шөкер, егетләребез тырыш, эшне тиз тота. Көннәр генә матур торсын, яңгыр яумасын. «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы идарәчесе Фәйзәр Гайсин җомга көнне безне килер килешкә үк шундый сүзләр белән каршылады. Аның белән бергә машинада хуҗалыкның басу юлыннан комбайнчылар янына барабыз. Шул кыска гына вакыт эчендә...

Көн төшкә таба авышкан, кырда эшләүчеләр тамак ялгарга туктаганнар иде.
- Исәнмесез! - игенчеләрнең дәррәү исәнләшүләреннән рәхәт булып китте. Сәламләшеп, хәл белешкәч, үзләре белән танышабыз.
Илдар Таһиров биредә эшләүчеләр арасында иң өлкәне. Өлкән дигәч тә, яшь әле үзе. Кырыкка җитеп кенә килә. Ул көннәр буе «КамАЗ»да хуҗалыкның ындыр табагына ашлык ташый, ике арада машинаның юлы өзелеп тормый. Шулай булмыйни - иген уңышы быел начар түгел.
- Уракка июльнең егерме җидесендә төш­кән идек. Шушы 600 гектар арыш кырыннан башланды эш. Кирәк вакытта дым җитмәсә дә, узган ел белән чагыштырганда, быел уңыш яхшырак. Урынына карап, гектарыннан 18-25 центнер бөртек чыга. Ындыр табагына әлеге вакытка 750 тонна арыш кайтты. Арышны суктыргач, 1700 гектарга якын язгы культуралар: бодай, арпа, солы, борчакка төшәргә ниятләп торабыз, - ди Фәйзәр ага.
Аның сүзләренең рас икәненә, яшел «ДОН»га күтәрелеп, бункердагы арыш бөртекләрен күргәч тә инандым. Әйе, арышлары яхшы күренә! Комбайннарда эшләүче бертуган абыйлы-энеле Фәнзәр, Фирзәр һәм Илмир Шафиковларның тырышлыклары, эшли белүләренең күрсәткече инде бу. «Клаас Тукано» һәм «ДОН»да ашлык сугучы бу егетләрнең иң олысына 21 яшь, кечкенәсенә 15тә юк.
- Киләчәкне авыл белән бәйлибез, авылда төпләнергә исәплибез, - диләр алар. Сүзләрендә һичбер шаяру төсмере юк. Монысы өчен тагын бер куандым. Җиңел тормыш эзләп, шәһәргә китәргә ашыкмыйлар, авыл тормышы авыр булса да, туган нигездә, авылда яшәргә ниятләре. Тырышлыкларын хуҗалык җитәкчесе Газинур Вилданов та күрә, белә. Шуңа күрә түләү мәсьәләсенә дә җитди карый.
- Июнь ае өчен хезмәт хакларын түләп бетердек. Аның күләме комбайнның төренә, егәренә, башкарылган планга карап билгеләнә. Мәсәлән, 1 килограмм бөртеккә 5 сумнан алып 10 сумга кадәр күләмдә акча түләү билгеләнгән. «Клаас Тукано» комбайнында көненә 530 центнер ашлык сукканда, комбайнчы егетләребез төгәл 2544 сум акча ала. Хезмәт хакыннан кала, уракта эшләүчеләр өчен кызыксындыру чаралары да бар. Әйтик, комбайнны уракка яхшы әзерләгән механизаторларга 100 килограммга кадәрле бозау, уракта эшләүчеләргә бик яхшы эшләгәндә 2-3 центнер тирәсе ашлык бирү каралган, - ди хуҗалык идарәчесе.
Илдар Таһиров, Фәнзәр, Фирзәр һәм Илмир Шафиковтан кала, уракта ике комбайнда механизаторлар Сергей Кожевников, Мидхәт Латыйпов, комбайн ярдәмчеләре, яшь егетләр Александр Кожевников, Ренат Гатиатуллин, «КамАЗ» шоферлары Рушан Галимҗанов, Леонид Черпаков эшли. Араларында берничә ел рәттән бирегә килеп эшләүче сезонлы эшчеләр дә бар. Аларның һәммәсе иртәнге сәгать алтыдан ук иген кырларын иңли, төнге сәгать уннарга кадәр тиргә батып ашлык суга, аны ындыр табагына илтә. Фәйзәр Гайсин әйтүенчә быел ындыр табагында эшне мөмкин кадәр механикалаштырганнар, ашлыкны эшкәртүдә кул көче куллануны киметкәннәр.
Эш эш белән, ә ашау вакытында булырга тиеш дигән әйтем бар. Бу яктан да «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында тәртип. Хуҗалыкның ашханәсе турында бер әйтеп узган идек инде. Игенчеләргә биредә машина йөртүче Илдар Таһировның җәмәгате Гөлсияр апа тәмле кайнар ашлар әзерли, тамаклары тук булсын дип кайгырта. Шул ук вакытта теле дә татлы, шаян сүзләре белән ризыкка җан җылысын да иңдерергә онытмый. Аның ярдәмчесе булып Чаллы кызы, унҗиде яшьлек Айгөл Гарипова эшли. Шәһәрдә ул пешекчегә укый, ел эчендә алган белемен җәйгелектә Калмиядә сынарга булган. Авылга кайтып әби-бабасында ял итү белән бергә эшләргә дә өлгерә.
Менә шулай һәрнәрсәне уйлап «Вилданов» хуҗалыгы быел да уңышлы гына уракка төште. Эшче көчләр тулысы белән тупланган, ягулык-майлау, запас частьлар буенча да җитәкчеләре Газинур Вил­­дановның тырышлы­гы нәтиҗәсендә кытлык юк. Аларның хезмәт нәтиҗәләрен күздән кичергәндә сокланмый мөм­­­­кин түгел. Менә бит, суктырудан калган саламны да, рулоннарга кысып, ферма тирәсенә матур итеп өеп куйганнар. Сары гәрәбә диярсең!
- Урактан кала терлек азыгын әзерләп бетерәсе барлыгын онытмыйбыз. Кукурузны турап, аны силоска саласыбыз бар әле. Эшлисе эш байтак. Безнең хезмәтебезгә уң булып көне генә аяз торсын. Шартлары булганда, эше озак бармый аның, - диделәр хушлашканда «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак