Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Видеокамера кую җинаятьчелекне киметергә ярдәм итә

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тәкъдиме белән авыллардагы халык күпләп җыела торган урыннарга, ягъни клуб, яшьләр дискотекалары уза торган мәйданчыкларга видеокамералар куела башлады.

Круглое Поле, Кече Шилнә, Түбән Суыксу, Новотроицкое мәдәният учакларында видеокүзәтү урнаштырылган. "Җирлек башлыклары моңа акчаны үзләре тапты. Без аларга бу уңайдан рәхмәтле," - дип аңлатма бирде безгә район эчке эшләр бүлеге башлыгы Дамир Шәйдуллин. Ә Ильбухтино клубына видеокамера урнаштыруны эшмәкәр Павел Комлев финанслаган. Район эчке эшләр бүлеге башлыгы видеокүзәтү булган урыннарда җинаятьчелек, тәртип бозуларның җитди кимүен әйтә. Әгәр инде андый кырын хәлләр күзәтелсә, хокук сакчылары шунда ук чара күрә. Бүген видеокүзәтүнең Бәткедә урнаштырылуы бигрәк тә кирәк, ди Дамир Гыйльмуллович. Биредә тәртип бозу очраклары еш теркәлә. Сайлау участокларына куелган камералар мәктәп һәм мәдәният учакларында калса яхшы булыр иде, дигән теләктә Дамир Гыйльмулла улы.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Валентина Игнатьева "Якты юл" газетасы хезмәткәрләренә биргән мәгълүмат буенча, сайлау участокларына урнаштырылган камералар бина хуҗаларына файдалануга калдырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев