Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ветеринария табиблары белемнәрен ныгытты

"Сәйдәшев исемендәге АХП" ҖЧҖдә районның барлык зооветеринария белгечләре һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашында семинар-уку оештырылды. Пленар өлештә ветеринария берләшмәсе белгечләре чыгыш ясады. "Провет" һөнәри ветеринария ҖЧҖ, "Актара-плюс" фирмасы вәкилләренең тәкъдимнәре дә семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Семинар эшендә шулай ук ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария берләшмәсенең эпизоотик хәлләргә каршы эшләр бүлеге...

Укуларның теоретик белемнәрне барлау, ныгытуга багышланган өлешен ачып, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Әнсәр Әбделманов агымдагы елның узган чорында райондагы эпизоотик хәлгә кыскача анализ ясады. Зооветеринария белгечләренең авыл хуҗалыгы, шул исәптән терлекчелек продукциясе җитештерүдәге роленә аерым тукталып, алар көндәлек башкарган хезмәтнең ни дәрәҗәдә катлаулы һәм җаваплы икәнлеген ассызыклады. Чыннан да, терлекчелек тармагының үсешен ветеринария хезмәтеннән башка күз алдына да китерүе кыен. Заман-базар таләпләренә җавап бирердәй, халык соратып алырдай югары сыйфатлы продукция җитештерү өчен, маллар көр, сәламәт булырга тиеш. Ә моның өчен төзек, җылы абзарың, җитәрлек азыгың булу гына җитми, иң беренче чиратта, көтүне төрле йогышлы авырулардан саклау зарур. Профилактика чараларын, санитария-гигиена, ветеринария таләпләрен үз вакытында, төгәл итеп башкару - һәр ветеринария белгече алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Ветеринария табибы, үз чиратында, тиешле шартлар, заманча технологик җиһазлар, яхшы инструментлар белән тәэмин ителергә тиеш. Кызганычка каршы, бүген ветеринария хезмәте тиешле дәрәҗәдә финансланмый. Әйтик, һәр баш терлеккә елга 1200 сум күләмендә акча бүленергә тиеш булса, чынлыкта әлеге сумма ихтыяҗның яртысын да капламый. 2011 елның 10 аенда "Алмаз АХП" ҖЧҖндәге һәр баш терлеккә нибары 316,97 сум акча бүленгән, "Ярыш АХП" ҖЧҖндә әлеге күрсәткеч - 344,25 сум, "Тукай азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖндә 348,48 сум тәшкил иткән. Бу акча ел дәвамында шприцлар алырга да җитми. Яңа җиһазлар яки кыйммәтле препаратлар алу турында сүз дә йөртеп булмый. Ветеринария табибының бердәнбер өмете - хуҗалык җитәкчесендә. Ветеринария белгече белән аңлашып-ярдәмләшеп эшләгән хуҗалыкта көтүнең сакланышы да әйбәт, нәсел эше дә тиешле дәрәҗәдә, нәтиҗәләр дә яхшы.
Әйтик, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта яшь маллар асрала торган абзарлардагы тәртип, чисталыкны һәр яктан үрнәк итеп куярлык, азыкның сыйфаты, составы барлык таләпләргә җавап бирә: печән дә, сенаж-силос та тулыклылыгы, файдалы элементлар (фосфор, каротин, протеин, аксым һ.б.) микъдары ягыннан да бөтен нормативларга туры килә. Ләкин ветеринария эше барлык хуҗалыкларда да бердәй яхшы итеп оештырылмаган. Йогышлы авыруларны булдырмау максатында тиешле профилактика, элементар санитария-гигиена чараларына игътибар булмаган җирлекләрдә әледән-әле теге яки бу йогышлы авыру очраклары теркәлеп тора. Узган 10 айда гына район җирлегендә кыргый җәнлекләрдә котыру авыруының 7 очрагы теркәлде. Төгәлрәк итеп әйтсәк, Сосновый Бор поселогында, Күзкәй, Иске Җирекле, Малтабар авылларында, "Орбита", "Ягодка", "Восход-3" бакчачылык ширкәтләрендә. Бу бик куркыныч авыру, кешегә күчкән очракта, вакытында вакцинация ясалмаса, үлем белән тәмамланырга мөмкин. Лейкоз, мастит авырулары белән зарарланган сыерлар ветеринария табибының көндәлек игътибар үзәгендә булырга тиешлеге хакында да ассызыклап әйтелде семинарда. Лейкозлы сыер сөтенең кайнатканнан соң да составында канцероген матдә саклануы, мастит белән авырган сыерның сөтен эчеп үскән бозауның алга таба сәламәт токым бирүгә сәләтле булмавы турындагы мәгълүматлар - әлеге йогышлы авыруларның ни дәрәҗәдә куркыныч булуына ачык дәлил. Бу хакта ветеринария берләшмәсе лаборатория җитәкчесе Габбас Шәехов фәнни һәм гамәли нәтиҗәләр белән исбатлап сөйләде.
Йогышлы авыруларның таралуын булдырмау максатында һәр хуҗалыкта төзелгән биотермик базларның әһәмиятенә дә тукталдылар белгечләр. "Бу нәүбәттән безнең район уңай яктан телгә алынса да, бүгенге көнгә кадәр Яңа Бүләк, Иштирәк авыл җирлекләрендә әлеге базларның булмавы, халыкның мал суйган калдыкларны теләсә кая ташларга мәҗбүр булуы беркемгә дә абруй өстәми. Биотермик баз төзү өчен 100 мең сум күләмендәге республика субсидиясен файдаланырга вакыт, мөмкинлек тапмаган әлеге авыл җирлекләре җитәкчеләрен берничек тә аңлап булмый. Берәр куркыныч йогышлы авыруга тап булганчы әлеге мәсьәләне тиз арада хәл итәсе иде бит," - дип ихлас борчылуын белдерде Ә. Әбделманов.
Семинарның гамәли өлеше хуҗалыкның терлекчелек комплексында дәвам итте. Биредә ветеринария табиблары маллардан кан алу, тояк чиренә, туберкулезга каршы профилактика, дәвалау чараларының ничек башкарылуын карадылар. Ветеринария берләшмәсенең эпизоотологы Иван Панфилов хуҗалыкларда терлекчелек тармагының нигезен тәшкил итүче нәсел эше, ясалма орлыкландыруның торышына тукталып, шактый гыйбрәтле мәгълүматлар белән таныштырды. Бик санаулы гына хуҗалыкларда бу юнәлештә нәтиҗәләр мактанырлык. Әйтик, "Биклән" ҖКда агымдагы елның узган чорында 100 сыердан нибары 42, "Тукай азык-төлек корпорациясе" агрофирмасында - 61, "Чаллы яшелчәсе" хуҗалыгында 64 бозау алынган. "Тукай азык-төлек корпорациясе" агрофирмасында бозаулар һәм сөт алып җиткермәүдән икътисадый зыян - 12 миллион 346 мең 425 сум, "Биклән" хуҗалыгында - 5 миллион 64 мең 817 сум, "Алмаз" хуҗалыгында 2 миллион 476 мең 687 сум тәшкил иткән. Бу хуҗалыкларда нәсел эше белән тиешенчә шөгыльләнмиләр дигән сүз бу. Ветеринария берләшмәсе табиб-токсикологы Раушания Тимашева хуҗалыкларда әзерләнгән һәр азык төренең сыйфатына аерым тукталып, ничек дөрес итеп балансларга, кайсы очракларда азык составында туклыклы макро- һәм микроэлементлар микъдарын саклап калу мөмкинлеге турындагы файдалы киңәшләрен бирде. Гомумән, белгечләр өчен дә, җитәкчеләргә дә бик файдалы һәм эшлекле сөйләшү булды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X