Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукайлыларны үзгәрүчән һава шартларында юлда үзеңне дөрес тотарга өйрәтәләр

Үзгәрүчән һава шартларында юлда үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтү буенча республика территориясендә февраль башыннан социаль кампания игълан ителгән иде. Ул 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чараның төп максаты - юл-транспорт һәлакәтләрен киметү. Кампания барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре, шулай ук юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары машина йөртүчеләргә яңгыр, кар явуның, төнлә күз күреме...

Үзгәрүчән һава шартларында юлда үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтү буенча республика территориясендә февраль башыннан социаль кампания игълан ителгән иде. Ул 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чараның төп максаты - юл-транспорт һәлакәтләрен киметү.

Кампания барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре, шулай ук юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары машина йөртүчеләргә яңгыр, кар явуның, төнлә күз күреме чикләнүнең, температура түбәнәюнең яки күтәрелүнең юлдагы хәлгә ничек тәэсир тәэсир итүен, мондый шартларда тизлек режимын саклау кирәклеген аңлаталар, проблеманы җәмәгатьчелеккә җиткерәләр. Район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары мәктәпләргә чыгып, юл йөрү куркынычсызлыгы темасына укучылар белән әңгәмәләр алып баралар, бу эшкә шулай ук мәгариф учреждениеләре директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары да җәлеп ителә.
фото http://portamur.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев