Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукай районында эш урыннарына килгән яңа җитәкчеләрне тәкъдим иттеләр

Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район җитәкчелегенә яңа эш урыннарына килгән биш җитәкчене тәкъдим иттеләр. Район башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы итеп Гүзәл Юныс кызы Шакирова билгеләнде. Район китапханәләр челтәре үзәген Ләйсән Илгизәр кызы Йосыпова җитәклиячәк. Район мәдәният һәм ял итү үзәге җитәкчесе итеп Флера Әзһәр кызы Шәрипова килде. Район җитәкчелегенә...

Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район җитәкчелегенә яңа эш урыннарына килгән биш җитәкчене тәкъдим иттеләр. Район башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы итеп Гүзәл Юныс кызы Шакирова билгеләнде. Район китапханәләр челтәре үзәген Ләйсән Илгизәр кызы Йосыпова җитәклиячәк. Район мәдәният һәм ял итү үзәге җитәкчесе итеп Флера Әзһәр кызы Шәрипова килде.

Район җитәкчелегенә шулай ук яңа салым инспекторын да тәкъдим иттеләр. Әлеге вазифаны Энҗе Әхәт кызы Кыямова башкарачак.

Шулай ук вакытыннан алда үз теләге белән Иске Дөреш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкарудан киткән Илнар Хәлим улы Бакиров урынына моңа кадәр әлеге вазифада инде эшләп алган Равис Миңнехәмәт улы Дусадбеков эшлиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев