Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукай районы юлларында чокырларны ямый башладылар

Татарстан юлларында чокырларны ямый башладылар. Юл хезмәте бригадалары асфальттагы тишекләргә пломба салу белән мәшгуль. Тукай районында эшчеләр салкын асфальт- бетон катнашмасы ярдәмендә 128 кв. метр юлның өслеген төзекләндерде инде. Эш Чаллы- Сарман, Чаллы - Зәй - Әлмәт һәм М7Идел - Татарстан - Ташкичү автомобиль юллары участокларында башкарылды. «Татавтодор» оешмасының Яр...

Татарстан юлларында чокырларны ямый башладылар. Юл хезмәте бригадалары асфальттагы тишекләргә пломба салу белән мәшгуль. Тукай районында эшчеләр салкын асфальт- бетон катнашмасы ярдәмендә 128 кв. метр юлның өслеген төзекләндерде инде. Эш Чаллы- Сарман, Чаллы - Зәй - Әлмәт һәм М7Идел - Татарстан - Ташкичү автомобиль юллары участокларында башкарылды. «Татавтодор» оешмасының Яр Чаллы филиалының проект-техник бүлеге башлыгы Ирина Вагина хәбәр итүенчә, ремонтның мондый төрен барысы 260 кв. метр мәйданда башкару планлаштырыла.
2015 елның беренче апреленнән юл хезмәте бригадалары кайнар асфальт-бетон катнашмасы ярдәмендә чокырлары ямауга керешәчәкләр. Быел 28 мең кв. метр юлны төзекләндерү планлаштырыла.
Юлларны тәртиптә тоту өчен Тукай районына быел 60 млн сум акча бүлеп бирелгән. Шуның якынча 15 миллионы - чокырларны ямауга тотылачак.
Катлаулы участоклардагы барлык эшләр 1 майга кадәр төгәлләнергә тиеш.
Фото http://www.novoport.ru сайтыннан
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X