Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тиздән язгы ташу: аны хәвеф-хәтәрсез үтик

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, быел язгы ташу апрельнең беренче көннәрендә башланыр дип көтелә. Ул башка еллардан әлләни аерылмас, республикада гадәттәгечә узар дип фаразлана. Белгечләр һава шартларының бүгенге торышын да уңайга юрый: төннең салкынча булып, температураның көндезгә генә җылынуы карны әкренләп кенә эретә һәм язгы ташуның кинәт төшүеннән саклый диләр...

Быел кар күп түгел. Узган елның бу чорында әле, мәсәлән, тракторлар карны чистартырга өлгерә алмый җәфаланалар иде. Шулай да иркен суларга ярамый, гадәттән тыш хәлләргә әзер тору кирәк, дип кисәтәләр әлеге тармак белгечләре. Шәхси йортларның кар суыннан зыян күрмәве өчен хуҗалар үзләре җаваплы, күпкатлы йортларны торак-милекчеләр ширкәтләре карап торырга тиеш. Авылларда ярдәмчесез ялгыз әби-бабайлар бар. Җирлектәге хакимият органнары аларга ярдәм күрсәтсеннәр иде, диелде район хакимиятендә узган чираттагы киңәшмәдә.

Язгы ташу чоры җитә башласа, иң борчый торган мәсьәләләрнең берсе - гидротехник корылмаларны исән калдыру. Районда бүген 29 буа бар. Алар барысы да иске, моннан 30-40 ел элек төзелгәннәр. Су өскә чыгып күперне җимермәсен өчен буаны вакытында ачып, суны агызу кирәк. 2010 елгы язгы ташу вакытында, мәсәлән, Керәшен Маҗыны һәм Мәләкәс күперләре су юып ашалган булган. 2011 елда Борды җирле пунктында гидротехник корылма белән проблема килеп чыккан, шулай ук Яңа Җирекле җирле пунктында су агызу урынын вакытында ачмау нәтиҗәсендә буа суы күпер өстеннән китеп зур гына зыян китергән.

Реклама

Бүген 29 буаның 7сенең генә торышы канәгатьләнерлек хәлдә. Болар - Әҗмәкәй, Югары Суыксу, Җәйләү, Иске Теләнче, Игенче, Чыршылы һәм Левашово буалары. Ә калганнары барысы да төзекләндерүне сорый. Буаларның күбесе авыл җирлекләре балансында. Киләчәктә авария хәлендәге гидротехник корылмаларны төзекләндерү өчен хакимият киңәшмәсендә авыл җирлекләре башлыкларына ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына мөрәҗәгать итәргә һәм буа нинди максатка файдаланыла, проект-смета документлары белән шул тармак министрлыгына чыгарга тәкъдим ителде.

Язгы ташу чорында биналарны, күперләрне, автомобиль юлларын, гидротехник корылмаларны һәм башка матди кыйммәтләрне, шулай кешеләр гомерен саклап калуны тәэмин итү максатыннан район башкарма комитеты махсус карар кабул итте. Аның нигезендә төрле чаралар билгеләнде. Гадәттән тыш хәлләр линиясе буенча штаб төзелде, сулыклар булган территорияләрдә җаваплы оешмалар билгеләнде, кизү хезмәте оештырылды. Гадәттән тыш хәлләр хезмәте табигать язга күчкән чорда халыкның аеруча сак булуын таләп итә, сынауны ничек үтү күп очракта үз гамәлләребездән торуын искәртә, көтелмәгән хәлләр килеп чыккан очракта тиз арада 01 яки 112 телефоннары аша бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә шалтыратуларын сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ташу

2
X